Балтач методистлары тәҗрибәсе
Рәмзия ХӘЙРУЛЛИНА, Балтач районы мәгариф идарәсенең методик бүлеге җитәкчесе
Мәгариф учреждениеләрендә методик эш белем бирү сыйфатын тәэмин итүдә төп роль уйный. Балтач районы мәгариф идарәсе мәгълүмати-методик үзәгенең эшчәнлеге дә педагогларга ярдәм итүгә, инновацион технологияләрне кертүгә һәм белем бирү процессы дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Бу мәкаләдә районда методик эшнең максатлары, бурычлары, төп юнәлешләре һәм нәтиҗәләре, шулай ук аның үсеш перспективалары карала.
Юнәлешләр
Балтач районында методик эшнең төп максаты – педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру өчен шартлар тудыру. Бу аларның һөнәри күнекмәләрен үстерүне генә түгел, ә яңа белем бирү технологияләрен кертүгә әзерлекне дә үз эченә ала.
Мәгариф системасындагы заманча үзгәрешләр белем бирү нәтиҗәләренә ирешү өчен укытучыларның квалификациясен һәм һөнәри дәрәҗәсен даими күтәрүне таләп итә. Безнең районның методик темасы: «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында педагогларның һәм җитәкчеләрнең һөнәри үсеше» проблемасына юнәлтелгән. Балтач районы мәгариф системасы үз алдына һәр укучының потенциалын ачу, югары технологияле һәм көндәшлеккә сәләтле мохит шартларында яшәргә әзер булган компетентлы һәм патриотик шәхес тәрбияләү бурычын куя. Бу максатларга мәктәпнең ныклы традицияләре һәм үз укучылары өчен үрнәк булырга сәләтле квалификацияле педагоглар булганда ирешеп була.
Куелган максатка ирешү өчен районда берничә юнәлештә методик эш оештырыла. Педагогларга ярдәм максатыннан тәҗрибә уртаклашу һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен консультацияләр, семинарлар һәм мастер-класслар уздырыла. Районда ел буена 130 га якын семинар планлаштырылган. Алардан тыш планга кермичә, проблемалар буенча оештырыла торган чаралар да бик күп. Мәсәлән, Казан федераль университеты педагоглары белән берлектә математика-информатика укытучылары өчен районара, ә химия-биология укытучылары өчен онлайн-семинарлар үткәрелде. Җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханы форматында диагностик тестларны эшләп караганнан соң туган проблемалар буенча үзебезнең эксперт укытучыбыз укучылар һәм педагоглар өчен уку оештырды. Шулай ук үзара бәйләнешле төрле фән укытучылары өчен оештырылган семинарлар да уңышлы санала: инглиз теле һәм рус теле һәм әдәбияты укытучылары яки физика, математика, информатика мөгаллимнәре бергә җыелып, предметара бәйләнеш, төбәк компонентлары кебек актуаль проблемаларны уртага салып сөйләшә.
Директор һәм аларның урынбасарлары белән эш тә районыбыз педагогик кадрларының һөнәри компетентлыгын күтәрүгә, сәләтле һәм мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче укытучыларга методик ярдәм күрсәтүгә, белем бирү мохитен формалаштыру, шулай ук федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф оешмаларын методик тәэмин итүне яхшыртуга юнәлдерелгән. Шуны күздә тотып, җитәкчеләребез өчен төрле мәгариф оешмалары базасында стажировкалар уздырабыз.
Инновацион технологияләр кертү ул – заманча белем бирү технологияләрен һәм укыту методларын куллануны хуплау. Мәктәпләргә инновацион технологияләр кертү, укытучыларга һәм укучыларга нәтиҗәлерәк белем бирү өчен заманча ысулларны кулланырга мөмкинлек биреп, белем бирү процессы өчен яңа офыклар ача. Интерактив такталар, онлайн-платформалар һәм виртуаль чынбарлык кебек заманча белем бирү технологияләре дәресләрне мавыктыргыч һәм аңлаешлырак итә. Әлеге технологияләрне куллану укучыларның тәнкыйди фикерләвен һәм креативлыгын үстерүгә ярдәм итә, бу исә функциональ грамоталылыкның бер юнәлеше булып тора. Соңгы вакытта бик популяр булып киткән ясалма фәһемне кулланучы педагогларыбыз да арта: төрле чараларда бер-берсе белән бик теләп тәҗрибә уртаклашалар. «Педагогик дебют» конкурсында җиңгән яшь укытучыбызның мастер-классы республикакүләм стажировкада катнашучылар тарафыннан да уңай бәяләнде.
Мәгариф системасын үстерүнең уңышы тулысынча аерым педагог кулында, һәм аңа һөнәри югарылыкка ирешүдә төп этәргеч ул – методик ярдәм. Балтач районы мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге мәгариф оешмаларына мәгълүмати, методик, оештыру-координацион һәм консультацион ярдәм күрсәтә. Бүлек шулай ук районның мәгариф оешмалары һәм Татарстанның Мәгарифне үстерү институты, Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге, Казан инновацион университеты һәм башка оешмалар арасында бәйләүче звено булып тора.
Барлык методистлар да югары педагогик белемгә һәм 2 елдан 30 елга кадәр методик эш тәҗрибәсенә, төрле тармак бүләкләренә ия. Ел саен «Иң яхшы методист» грантын отучылар да аз түгел. Педагогларга сыйфатлы методик ярдәм күрсәтү өчен грант кысаларында төзелгән проектларны актив кулланабыз. Проектларны педагогларның һөнәри ихтыяҗлары нигезендә эшләргә тырышабыз. Проектта катнашучыларны конкрет методик проблема, аны чишү формалары һәм методларын эзләү һәм табу берләштерә.
Үз вазифалары кысаларында һәр методист белем бирү оешмаларына куратор буларак беркетелгән һәм җитәкчеләргә, укытучыларга консультацион ярдәм күрсәтә. Мәктәп кураторлары сыйфатында без уку планнары, үсеш программалары, отчётлар эшләүдә ярдәм итәбез, шулай ук педагогик киӊәшмәләрдә һәм йомгаклау әңгәмәсе, йомгаклау иншасы кебек чараларда катнашабыз.
Ихтыяҗ нидә?
Методик эшне планлаштырганда, түбәндәге сораулар хәл ителә: эшебезне ничек системалы, нәтиҗәле итәргә һәм һәр укытучыга юнәлтергә? Уку елына эш планын проектлау мәгариф оешмаларының ихтыяҗларын өйрәнүдән башлана. Моның өчен без онлайн-сораштырулар һәм диагностикалар, август секцияләрендә түгәрәк өстәлләр оештырабыз, алар ярдәмендә педагогларның һөнәри дефицит тематикасын билгелибез, методик хезмәт күрсәтүне яхшырту буенча тәкъдимнәр җыябыз. Сораштырулар булдыру өчен, «Яндекс. Форма», «Яндекс. Диск» һәм «Сферум» мөмкинлекләре популяр сервислар булып тора. Яңа билгеләнгән җитәкчеләрнең һәм аларның урынбасарларының эшчәнлеге, яңадан әзерлек (переподготовка) үткән укытучыларның эшчәнлеге, электрон журнал белән эшләү, мөмкинлекләре чикле балалар саны арту һ.б. – шундый мәсьәләләр ярдәм сорый һәм методик эшне оештырганда нигез булып тора.
Белем бирүнең сыйфатын, педагогларның квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән методик эштә район методик берләшмәләре зур роль уйный. Курслар арасындагы чорда педагогик кадрларның квалификациясен күтәрү, аралашу мәйданы буларак предметлар һәм юнәлешләр буенча 27 район методик берләшмәсе эшли. Үз эшчәнлегендә район методик берләшмәләре укытучы-тәрбиячеләргә методик ярдәм оештыруга, шул исәптән укучыларның функциональ грамоталылыгын, иҗади потенциалын үстерүгә йөз тота.
Бәйгеләр
Тематик һәм проблемалы семинарлардан тыш, «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе», «Педагогик дебют» һ.б. һөнәри бәйгеләрдә катнашу методик осталыкны камилләштерүдә нәтиҗәле. «Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль этабында ел саен педагоглар саны арта. Төрле фән укытучыларын, шул исәптән сирәк катнашучы, аз санлы физика укытучыларын да, конкурсларга катнашырга атлыгып тормаган физкультура укытучыларын да җәлеп итү максатыннан, үзенең осталыгын күрсәтә алган педагог лаеклы бүләкне алсын өчен, без төрле номинацияләр билгелибез. Узган елгы җиңүчеләр белән очрашу – тәҗрибә уртаклашу укытучылар өчен файдалы. Зона һәм республика этапларына әзерлек барышында эшче төркемнәре төзибез. Һөнәри бәйгеләргә йомгак ясап, «Талантлар фестивале» кысасында җиңүчеләр сәхнәдә бүләкләнә. Төрле бәйгеләрдә җиңгән укытучы һәм тәрбиячеләребез башкаларга үрнәк булып тора.
Методик десант
Заманча дәреснең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү мәктәп өчен төп бурыч булып кала. Моның өчен мәктәпнең эчке контролен дөрес оештырырга кирәк. Шул исәптән методик десант – методик ярдәм актуаль алым. Яшь җитәкчеләргә булышу, укыту һәм тәрбия процессында туган проблемаларны чишәргә ярдәм итү максатыннан бу эшне без 2024 елның февраль аеннан башлап җибәрдек.
Методик десантлардан аермалы буларак, традицион комплекслы өйрәнүләр вакытында мәгариф оешмалары эшчәнлеген тирәнтен өйрәнү максат итеп куела. График буенча, ел саен ике авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлеген өйрәнәбез. Бу норматив базаны, документацияне өйрәнүне, дәресләргә, сыйныфтан тыш чараларга йөрүне һәм анализлауны, укучыларның имтиханнарга әзерлеген карауны һәм башкаларны үз эченә ала. Комплекслы өйрәнү нәтиҗәләре буенча аналитик белешмәләр төзелә, мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм методистлар катнашында педсовет үткәрелә, һәм бер айдан соң тәкъдимнәрнең үтәлеше карала. Мондый чаралар оешмалар өчен дә файдалы, чөнки документлар тәртипкә китерелә, һәр укытучыга диярлек дәрескә яки чарага методист керә, укытучының уңышлары һәм казанышлары турында да, проблемалары турында да фикер алышалар, чишелеш юлларын табалар. Кирәк булганда шушы мәктәп яки башка мәктәп укытучылары арасыннан остаз билгеләнә. Шулай итеп, берничә елга бер тапкыр мондый өйрәнү барлык мәктәп һәм балалар бакчаларында да уза. Бу чара методист белән педагоглар арасында да тыгыз элемтә урнаштыруга зур адым булып тора.
Имтиханнар
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү дә игътибар үзәгендә. Мәктәп администрациясе белән, математика һәм рус теле укытучыларын да чакырып, берничә тапкыр әңгәмә үткәрәбез. Бергәләп бердәм дәүләт имтиханнарының һәм төп дәүләт имтиханнарының максатчан ориентирларын билгелибез, потенциаль югары балл җыючылар һәм түбән балл җыючы укучыларны барлыйбыз, бердәм дәүләт имтиханнары һәм төп дәүләт имтиханнары форматындагы диагностик тестларның арадаш нәтиҗәләрен карыйбыз. Региональ һәм федераль апробацияләрдә укучыларны катнаштырып нәтиҗәләрен анализлыйбыз.
Потенциаль югары балл җыючылар өчен мәктәпләр базасында ресурс үзәкләре эшли. Бу укуларны ел да укучыларны әзерләүче һәм эксперт укытучыларыбыз үткәрә. Ресурс үзәкләренә ихтыяҗ зур, аларга хәтта 10 нчы сыйныф укучылары да йөри.
Безнең районга тагын шунысы хас: бердәм дәүләт имтиханнарын һәм төп дәүләт имтиханнарын үткәрү пунктларының җитәкчеләре дә методистлар, һәм без имтихан оештыру һәм үткәрү тәртибен эчтән беләбез. Шулай ук без үзебез имтиханнарны оештыруда катнашучы укытучылар өчен укулар оештырабыз.
Нәтиҗәдә, системалы методик эш һәм укытучыларның, укучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре югары дәрәҗәдә кала. Районыбызның 8 фән буенча баллары республикадагы уртача күрсәткечләрдән югарырак, ә 6 фән буенча без беренче унлыкта. 80 һәм аннан да югарырак балл җыючы укучыларыбыз саны да елдан-ел арта бара. 3 укучы – районыбыз горурлыгы: узган уку елында 2 укучы рус әдәбиятыннан, 1 егет физика фәненнән 100 баллга эшләде.
Яңа уку елыннан
Балтач районында методик эш үз җимешләрен бирде инде. Педагогларның квалификациясен күтәрү тырышлыгы нәтиҗәсендә укучыларның өлгереш дәрәҗәсе арту, белем бирү процессының сыйфаты яхшыру һәм педагогларның үз һөнәри үсешләрендә кызыксынучанлыгы арту күзәтелә.
Ирешелгән нәтиҗәләргә карамастан, методик эш алга таба үсешкә мохтаҗ. Мәгариф мохитенең заманча таләпләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алу мөһим.
Укучыларныӊ функциональ грамоталылыгын үстерүдә бер дәрәҗәдән икенче дәрәҗәгә күчеп укыту алымын куллану ул укытуны индивидуальләштерү, димәк, укучыларның индивидуаль ихтыяҗларына юнәлдерелгән алымнарны кертү белем бирү процессының нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу, икенче төрле әйткәндә, белем сыйфатын күтәрү дигән сүз. Яӊа уку елына планлаштырган проектларның нигезендә мөгаллимнәрне заманча сыйфатлы дәрес бирүгә мотивлаштыру, үзебездә башка укытучыларга да остаз булырлык укытучыларны үстерү тора.
Мәгариф системасы гел үзгәрешләр кичереп тора. Бу уку елында «Физмат прорыв»ка кушылдык, яңа уку елыннан «Физхим прорыв» башлана. Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре, технология, табигый фәннәр кабинетлары өчен җиһазлар кайту көтелә. Яңалыклар күп, шуларны үзебез өйрәнеп, һәр мәктәпкә, һәр укытучыга җиткерү – безнең бурыч.
Балтач районында методик эш белем бирүнең сыйфатын күтәрүдә мөһим юнәлеш булып тора. Бу эшне оештыруга системалы якын килү, педагогларның ихтыяҗларына игътибар итү һәм заманча технологияләрне гамәлгә кертү уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Киләчәктә, заманча белем бирүнең яңа таләпләренә нигезләнеп, методик эшне үстерүне дәвам итү, шулай ук педагогларны төрле проектларда һәм инициативаларда катнашуга актив җәлеп итү планлаштырыла.
Фотолар Балтач районы мәгариф идарәсе архивыннан





Комментарийлар