Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлназ Галиева: « Табигать аша гармонияле шәхес тәрбияләүгә»

Казан елдан-ел үсә, яңа торак-комплекслар барлыкка килә тора. Яңа йортларда тормыш башлап җибәргән яшь гаиләләр өчен янәшәдә генә балалар бакчасы, мәктәбе дә кирәк. Быел Яраткан юлы урамында тулы көченә эшли башлаган 79 нчы экология-технология лицее да әнә шундыйлардан. Шәһәр күләмендә үткәрелгән «Әни, әнкәй, әнкәем» бәйгесенең йомгаклау өлешенә баргач, бу тирәдә бала-чага шау-шуына, коляскаларын тартып, сабыйларын җитәкләп йөрүче яшьләрнең күплегенә сөенеп кайткан идем. Ниһаять, белем йортының директоры Гөлназ Ренат кызы Галиеваның үзе белән дә әңгәмә корырга насыйп булды. Гади, сөйкемле һәм, иң мөһиме, милләт җанлы җитәкче белән лицейның бүгенгесе һәм киләчәге хакында сөйләштек.

– Гөлназ Ринатовна, Сез күп еллар мәгариф өлкәсендә хезмәт куйган кеше. Быел эшегезне яңа мәктәптә, яңа коллектив белән башлап җибәрдегез. Үз юлыгызны табып эшкә кереп китү җиңелләрдән булмагандыр. Уку елы башында куелган максатларга ирешелдеме? Бүген сезнең коллектив алдында нинди бурычлар көн кадагында тора?

– 79 нчы экология-технология лицее 2024 елның 1 сентябрендә тәүге тапкыр үз ишекләрен ачты. Яңа лицейның эш юнәлешләрен билгели торган концепция ярты ел дәвамында эшләнелде. Лицей буларак безнең алдыбызга экологик үзаңлы, ресурсларны сакларга, хәзерге заман кешесенең тормыш сыйфатын яхшыртырга, экологик-технологик бурычларны хәл итәргә әзер булган күпкырлы шәхес тәрбияләү максаты куелды. Бер ел дәвамында без әлеге максатка ирешү өчен кирәкле этапларны үттек дип саныйм мин, беренче нәтиҗәләр исә 4 елдан соң күренәчәк.

Иң зур шатлыгыбыз – мәгариф системасында кадрлар кытлыгы сизелгән заманда, уку елын тулы профессиональ коллектив белән башлап җибәрә алуыбыз. Һәр мөгаллимебез – үз һөнәрен тиешле дәрәҗәдә белүче, лицеебызның киләчәге өчен җан атып эшләүче, сыйфатлы белем өчен көрәшүче команда әгъзасы. Барыбыз да бер юнәлештә бер максатка ирешү өчен көрәшкәндә генә эшнең сыйфаты югары була!

Мәктәптә балаларны чын-чынлап яратучы һәм үз һөнәренә тугры затлар гына эшли ала. Мин үзем балачактан ук укытучы булырга хыялланган кеше. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, юлым билгеле иде: бернинди шикләнүләрсез туп-туры Казан дәүләт педагогика институтына барып кердем. Рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле факультетын кызыл дипломга тәмамлап, хезмәт юлым 155 нче татар гимназиясендә башланып китте. Бу урында укытучы һөнәренә хөрмәт уяткан, сайлаган юлыма тугры калырга өндәгән беренче җитәкчем, бүгенге көндә республикабызның фән һәм мәгариф министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллинга чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Әлеге уку йортында 10 елдан артык директор урынбасары булып эшләгәннән соң, мине 86 нчы мәктәпкә директор итеп билгеләделәр. Биредә 16 ел хезмәт куйдым. 2021 елда мәгариф системасының гомуми белем бирү оешмаларында сирәк очрый торган гамәл башкардык – гадәти балалар белән беррәттән аутизмлы балаларга белем бирү тәҗрибәсен куллана башладык һәм тырышуыбыз юкка булмады. Сәламәтлекләре чикле балалар өчен каралган федераль белем бирү программасындагы нәтиҗәләргә ирешә алдык – аутизмлы балаларны гадәти мәктәпләрдә укыту һәм җәмгыятькә ияләштерү мөмкин икәнлеген расладык.

Белем һәм тәрбия бирү юлында ихластан башкарган эшчәнлегемне җитәкчеләребез күргән икән. Мине яңа ачылачак лицейга директор итеп билгеләделәр.

– Сезнең лицей башкалардан нинди үзенчәлекле яклары белән аерыла? Бирегә килүче укучыларны һәм ата-аналарны нәрсә җәлеп итә? Үзегезнең уку йортының серләре белән дә уртаклашыгыз әле.

– Казанда гомуми белем бирүче оешмалар бик күп. Без алардан экология-технология юнәлешендә белем бирүебез белән аерылып торабыз. 86 нчы мәктәптә эшләгән дәвердә дә экология юнәлешендә эшчәнлегебезне башлап, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, оештырып, укучыларны әлеге юнәлештә әзерли башлаган идек инде. Яңа лицейга директор итеп билгеләнгәннән соң, булачак уку йортының концепциясен, һичшиксез, экология белән бәйләп, максатлар, бурычлар билгеләп, әлеге проектны җитәкчеләребезгә тәкъдим иттем, һәм алар әлеге юнәлешне хуплады да.

XXI гасырда экология тармагы дөньякүләм әһәмиятле, мөһим юнәлешләрнең берсе булып кала. Фән-техника алга киткән, җитештерү эшчәнлеге тизлеге арткан саен, экология мәсьәләләре дә арта, катлаулана бара. Әгәр дә без үсеп килүче яшь буынны әлеге юнәлештә тәрбияләмәсәк, хәлләр бик аяныч булырга мөмкин.

Экологик аңлылык, табигать белән гармониядә булган югары әхлакый шәхес тәрбияләү – безнең лицейның төп бурычы. Һәм без эзләнү юлында. Төпле, тирән белем һәм тәрбия бирү юлында уку-укыту программасына кертелгән дәресләр белән генә чикләнеп калмыйча, укучыларыбызның мәктәп тормышын тагы да кызыклы итү максатыннан, Казан илкүләм фәнни тикшеренү университетының Биотехнология һәм азык-төлек җитештерү институты директоры, техник фәннәр докторы, профессор Сироткин Александр Семёнович югары сыйныф укучыларын технология юнәлешендә белем бирүче югары уку йорты белән таныштырды, «Дом» экоүзәге белгечләре белән интерактив-танып белү дәресләре үткәрдек, октябрь аенда Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтындагы Биоэкология һәм гигиена кафедрасы мөдире, профессор, орнитолог Илгизәр Рәхимов белән очрашу оештырдык. Әлеге очрашулар, чаралар лицеебызның социаль челтәрләрендә яктыртылып бара. Миңа калса, бу әти-әниләрне җәлеп итәрлек эшчәнлек дип саныйм. Лицей укучысының университет галимнәре, экология юнәлешендә эшләүче белгечләр белән якыннан аралашуы күп нәрсәләр хакында сөйли.

Мәктәпнең дәрәҗәсе, гадәттә, олимпиада җиңүчеләре, бердәм дәүләт имтиханнары баллары белән билгеләнә. Әле яңа гына эшли башлаган уку йорты буларак, бу өлкәдә эшләр ничек тора?

– Хәзерге көндә лицейда балалар беренче – сигезенче сыйныфларда укыйлар. Шуңа күрә бердәм дәүләт имтиханнары безне киләсе елга көтә. Быелгы уку елында бу юнәлештә укытучылар эшне башлап җибәрде. Олимпиадаларга килгәндә, нәтиҗәләребез, беренче ел булуга карамастан, безне сөендерде. Бөтенроссия укучылар олимпиадасының региональ этабында һәм республикакүләм укучылар олимпиадасында 9 призёрыбыз бар. Татар теле буенча «Без булдырабыз» республикакүләм олимпиадада ике укучыбыз җиңүче булды, 5 бала призлы урыннар яулады. «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте: бердәмлек һәм татулык» шәһәркүләм олимпиадасында 2 укучыбыз җиңү яулады. Халыкара, Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрендә җиңүчеләребез белән горурланабыз.

Көннең икенче яртысында укучыларыбыз өчен барлык фәннәр, спорт буенча түгәрәкләр эшли. Шулай ук пилотсыз очкыч аппаратлары белән идарә итү, программалаштыру буенча өстәмә дәресләр балаларыбызны җәлеп итә. Даими үсеш кирәк булган кеше өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Белгәнебезчә, милли мәгариф системасында соңгы елларда шактый күп үзгәрешләр булды. Укучыларга туган телне өйрәтү, телебезгә карата мәхәббәт тәрбияләү берникадәр авырлашты дияргә мөмкин. Бу бигрәк тә саф татар мәктәбе булмаган уку йортларына кагыла. Бары татар телендә генә белем бирә торган уку йорты булмаса да, сезнең лицейда милли тәрбия, милли үзаң булдыру эшенә дә игътибар биреләме?

– Замананың нинди генә булуына карамастан, мәгариф системасында милли мәгарифне үстерү өстенлекле эш юнәлеше булырга тиеш дип саныйм мин. Рус теле һәм әдәбияты белгече булсам да, татар авылында тәрбияләнеп үскәнгә, буыннан-буынга мирас булып күчкән иң асыл хәзинәбез – туган телебезгә хөрмәтем чиксез булганга лицейда милли тәрбия, милли үзаң булдыру эшенә бик зур игътибар бирелә.

Февраль аенда бөек татар галиме, энциклопедист, педагог һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Каюм Насыйри мирасы» дип аталган чара үтте.

Апрель аенда татар халкының гаҗәеп зур байлыгы булган Габдулла Тукай иҗатын олылап лицеебызда мәшһүребезгә багышланган «Тукайдан илһам алып...» дип исемләнгән шигърият кичәсе гөрләде. Әлеге чараны лицеебыз татар моңын яшь буынга җиткерергә теләүче «Салават» яшьләр үзәге белән бергә оештырды. Искиткеч күркәм милли эш булды бу!

Республикакүләм әһәмияткә ия милли чаралардан да читтә калмыйбыз – патриот шагыйребез Муса Җәлил иҗатына багышланган Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә дәрәҗәле урын алучы укучыларыбыз да, татар балалары өчен милли театр сәнгатен үстерүдә зур эш башкаручы «Апуш» татар балалар театры студиясе спектакльләрен яратып караучы укучыларыбыз да бар.

Минем тәкъдим белән уку елы башында татар әдәбиятын сөючеләр клубы эшли башлады. Әлеге клуб кысаларында китапханәбездә филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә күпсанлы хезмәтләр, уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары язган автор Фоат ага Галимуллинның «Күңел дәфтәрләре» дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Шулай ук популяр язучы Зифа Кадыйрова һәм аның иҗатташ дуслары – «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина, өметле шагыйрь Айрат Шәйхетдинов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының атказанган артисты Гүзәл Шакирова белән очрашулар оештырылды.

Киләчәккә дә планнарыбыз зурдан, телне кадерләп саклау, аны үстерү, яшүсмерләр арасында туган телебезнең кулланылыш даирәсен арттыру максатыннан, татар театр студиясе булдыру күздә тотыла.

Барыбызга да билгеле, соңгы елларда уку йортларында кадрлар мәсьәләсе кискенләште. Сездә дә бу проблема бармы? Мөгаллимнәрне җәлеп итү өчен нинди чаралар күрелә?

– Сүз башында әйтелгәнчә, без бу мәсьәләне уңай гына хәл иттек. Җиңел булды дип әйтә алмыйм, ләкин бүгенге көндә безнең шактый катлаулы өлкәдә бер-берен аңлап, теләктәшлек күрсәтеп эшләрдәй команда булуы ачыкланды.

Лицеебызның яңа зәвыклы бинасы, заманча җиһазлар, укыту өчен техник-материаль базаның җитешлелеге мөгаллимнәрне үзенә җәлеп итә. Укыту-тәрбия эшчәнлегендә нинди генә катлаулы мәсьәлә килеп чыгуга карамастан, укытучыларга һәрчак ярдәмгә килергә әзер администрация вәкилләре булуы уңайлы мохит тудыра.

Мәгариф системасында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә, аларны ничек җиңеп чыгасыз?

– Мәгариф өлкәсе – бик зур, катлаулы система. Бүгенге көндә мәктәп белән гаиләнең тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе мөһим. Ни кызганыч, кайбер ата-ана безнең сүзләргә колак салмый, ә бу исә баланы тәрбияләүдә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Белем бирү системасы күптармаклы өлкә, биредә укыту эшчәнлеге белән беррәттән, хуҗалык эшләре дә, өстәмә белем бирү дә алып барыла. Мәктәпнең штат берәмлекләре каралмаганлыктан, аларны эшкә алу мөмкин түгел. Шул сәбәпле укытучы һәм администрация вәкилләре бик күп өстәмә вазифалар башкара.

Бүгенге мәгариф системасының төп бәласе – телефон, гаджет белән «җенләнгән» укучылар. Өй эшләрен күчерү белән беррәттән, бала, чын тормыш матурлыгын күрмичә, виртуаль дөньяда яши. Шуңа күрә баланы уку һәм тәрбия чаралары белән җәлеп итү – бурычларыбызның берсе.

– Әле яңа гына эшләп киткән белем бирү учреждениесе директоры буларак, күңел түрендә йөрткән иң кадерле хыялыгыз белән бүлешегез әле?

– Хыялсыз кеше – канатсыз кош, ди безнең халык. Әлбәттә, омтылышларым, күңел түрендә йөрткән хыялым бар. Үзенең беренче адымнарын ясаган уку йортыбызны киләчәктә балаларга замана таләпләренә туры килә торган, тормышта үз урыннарын яуларга ярдәм итүче, төпле белем бирүче лицей итеп үстерергә иде. Укучыларыбыз, беренче чиратта, ана телендә һәм, ким дигәндә, ике чит телдә иркен аралаша торган шәхес буларак тәрбияләнсә, алдыбызга куелган максатка ирештек дигән җирлек бар.

Альберт Сабир фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ