Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил» операсы сәхнәдә

Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе “Казан консерваториясе – Җиңү яшьтәше” фестивале оештыра. Фестивальне Нәҗип Җиһановның «Җәлил» операсы башлап җибәрә.

Спектакльдә Казан консерваториясен тәмамлаган Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров, Сөмбел Кыямова, Айтуган Вәлиәхмәтов һ.б. катнаша. Консерватория каршындагы опера студиясе җитәкчесе Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаппарова. Казан консерваториясенеж симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе, дирижеры Ринат Халитов.

Премьера Салих Сәйдәшев исемендәге  Зур концертлар залында 15 апрельдә узачак.

Әлеге опера Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган иң әһәмиятле мәдәни чараларның берсе булачак. Ә билет сатудан кергән акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә тапшырылачак.  

Белешмә:

«Җәлил» — татар трагик опера-поэмасы. Композиторы — Нәҗип Җиһанов. Әхмәт Фәйзи либреттосы. 1958 елда Тукай премиясенә лаек була. Опера премьерасы 1957 елда Татар опера һәм балет театрында уза.

Фото: culture.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ