Логотип Магариф уку
Цитата:

Китап – рухи байлыгыбыз

(8 нче cыйныфта татар теле дәресе)

 

Миләүшә АНДРЕЕВА,

Баулыдагы 7 нче урта мәктәпнең

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат һәм бурычлар: текстның темасын, идеясен, проблемаларын ачыклау;

сөйләм телен үстерү; китапка һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне дәвам итү.

Дәрес тибы: яңа белем ачу дәресе (катнаш дәрес).

Дәреслек: Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Татар әдәбияты, 8 нче сыйныф, 2014

Җиһазлау: компьютер, проектор,  экран, слайдлар, мәкальләр язылган карточкалар, үзбәя бите; диаманта шаблоны.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси УУГ: шәхеcнең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү.

Танып белү УУГ: мөcтәкыйль рәвештә теманы, күтәрелгән проблеманы ача белү, фикер йөртү;

– укучының үз эшчәнлеген мөcтәкыйль рәвештә оештыра,  бәяли белүе;

– уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү.

Коммуникатив УУГ: cыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда xезмәттәшлек итү; тыңлый белү,  коллектив фикер алышуда катнашу; төрле фикерләрне иcәпкә алып эш итү; үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; күмәк эш вакытында уртак фикергә килү.

Регулятив УУГ: проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару; үз фикерләрен раслау өчен дәлилләр cайлый белү; укытучы белән бергәләп, үз эшен,  җавапларыңны бәяләү.

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

1. Исәнләшү

Укытучы. Хәерле иртә, укучылар!

2. Мотивлаштыру

Укытучы. Укучылар, слайдтагы табышмакларны укыгыз әле, ничек уйлыйcыз, җавап нинди?  

Агач түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән. (Китап)

Теле юк − үзе аңлата. (Китап)

 Укытучы. Укучылар, нәрсә cоң ул китап? Китап дигән сүз нәрсәне аңлата? (Китап – нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә бергә җыйналып төпләнгән басма.)

II. Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, сез китаплар укыйсызмы? Нинди китаплар укыйсыз?

Китап безне нәрсәләргә өйрәтә соң? (Китап Ватанны сакларга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне  хөрмәт итәргә, әдәпле, гадел булырга өйрәтә, ялганны фаш итә, хезмәтне яратырга өйрәтә, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли, сәламәт яшәү серләренә төшендерә, ил тарихы белән таныштыра.)

III. Яңа материалны өйрәнү

1. Укытучы. Укучылар, без хәзер сезнең белән Роберт Миңнуллинның  тексты белән танышып китәрбез. (Текстны тыңлау, текстны чылбыр буенча укып чыгу.)

Текст

Без – китаплы халык. Татар халкы гыйлемле булган, китап укыган.

Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли.

Кулъязмаларны күчереп язучы осталар барлыкка килгән. Хәзергечә әйтсәк, китапларны тиражлаучылар була.

Аннан басма китаплар чоры башланган.  Безнең әби-бабайларыбыз үз телләрендә белем алганнар, шул ук вакытта фарсыча да, гарәпчә дә белгәннәр.  Шунысы мөһим: без үзебез генә белемле булып калмаганбыз, мәгърифәт нурларын башка тугандаш халыкларга да таратканбыз.  Якын-тирәдә генә түгел, Урта Азия далаларына кадәр барып җиткәнбез.  Бу да халкыбызның игелекле хезмәтләреннән саналырга тиеш.

Яңа чорлар килде. Радио-телевидение, компьютер, Интернет заманы. Техника үзгәрә, компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. Уены да шунда, дәреслекләре дә, фильмнары да, музыкасы да, фотосурәтләре дә, хәтта шпаргалкалары да...

Классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге язучыларыбызны белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызны да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар. Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән кермәс, дигән шикелле, китап белән кермәгәнне, компьютер белән кермәсә нишләрбез? Беренчедән, компьютер – компьютер инде ул. Аның җаны да, хисе дә юк.  Виртуаль дөнья – реаль дөньядан, тормыштан аерылу дигән сүз.  Икенчедән, компьютерның милләте юк.

Без күп гасырлар дәвамында белемне бары тик китап аша алганбыз. Иман нурын да, дөнья цивилизациясенең казанышларын да, халкыбызның бай тарихын да, рух ныклыгын да безгә китап биргән. Шуңа күрә дә без китапка чиксез рәхмәтле.

Бүгенге көндә безнең төп рухи таянычыбыз китап булырга тиеш!  Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – киләчәксез милләт.  Бәхетебезгә, без андыйлар түгел! Әлегә... (Роберт Миңнуллин)

Укытучы. Укучылар, без хәзер сезнең белән  Блум сораулары  ярдәмендә текстны ничек аңлавыгызны тикшереп чыгарбыз. (Төркемнәргә сорау төрләрен бүлеп бирәбез (мәсәлән, 1 нче төркемгә: гади, аңлатмалы, бәя бирүче; 2 нче төркемгә: ачыклаулы, иҗади, практик сораулар әзерләргә), киңәшләшергә вакыт бирелә, сорау икенче төркемгә бирелә.) Гади сораудан башлыйбыз.

1. ГадиТекст нәрсә турында? (Текст китапның мөһимлеге турында.)

2. Ачыклаулы Мин дөрес аңладыммы, автор кешеләр китапны онытырлар, китап укымаслар дип  кайгырамы? (Әйе, автор кешеләр китапны аз укыйлар, аны компьютер алыштырыр дип курка.)

3. Аңлатмалы – Сез ничек уйлыйсыз, кешеләр ни өчен китап укымыйлар? (Чөнки кирәкле материалны Интернеттан эзләп табу тизрәк, җиңелрәк. Әсәрләрнең кыска вариантын Интернеттан табып була.)

4. ИҗадиӘгәр кешеләр бөтенләй китап укымый башласа, нәрсә булыр икән? (Минемчә, кешеләр китап укымаса, компьютерны гына кулланса, үзләре дә шул предмет кебек җансызга әйләнер дип куркам.)

5. Бәя бирүчеКитапны компьютер алыштырып бара дибез, бу начармы, әллә яхшымы? (Минемчә, компьютерны күп кулланмасалар, бу начар түгел; әгәр күпкә китсә, бик начар, зыянлы.)

6. ПрактикӘ сезнең тормышыгызда китап һәм компьютер нинди роль уйный. Сез кайсысын күбрәк кулланасыз? (Әдәбият дәресләрендә программа буенча китаплар укыйбыз, башка мәгълүматны компьютер кулланып, Интернеттан эзлибез.)

IV. Яңа материалны ныгыту

Укытучы. Укучылар, димәк, китап та, компьютер да – сезнең өчен белем чыганаклары. Бу очракта «дебатлар» алымына мөрәҗәгать итик әле: 1нче төркем китапны пропагандалый,  2 нче төркем компьютерның уңай якларын күрсәтә. (Төркемнәрдә киңәшеп алабыз.)  Укучылар, сезнең парталарда үзбәя бите ята, һәрбер эштән соң үзегезгә билге куярга онытмагыз.

Хәзер төркемнәрдәге  төшенчәләрне алыштырабыз.

Кластер ярдәмендә 1 нче төркем компьютерның уңай һәм тискәре якларын күрсәтә, 2 нче төркем китапны пропагандалый («дебатлар» /«Кластер» Китап: күп гасырлык тарихы бар.  Китапларны элек кулдан язганнар. Аны кулга тотып (тоеп) була. Элекке заманнардан ук бик кадерле әйбер. Китапларда тарихыбыз, гореф-гадәтләребез сакланган. Китапны бүләк итеп була. Китапның эчтәлеге турында сөйләшеп була. Китапта реаль хәлләр, реаль дөнья. Компьютер: кино, видео, музыка. Презентация ясау, проектлар ясарга ярдәм итә. Мәгълүматны (информация) тиз генә эзләп табып була. Мәгълүматны саклап була. Дуслар белән аралашу. Виртуаль дөнья реаль дөньядан аера, бик күп вакытны ала. Җансыз предмет.)

V. Кабатлау һәм ныгыту

1. Укытучы. Укучылар, «Диаманта» алымы ярдәмендә белемнәрегезне тикшереп алыйк әле.

1 нче юлга Китап сүзе язылган.

2 нче юлга 2 сыйфат язарга ( кызыклы, кирәкле, файдалы, җанлы, рухлы).

3 нче юлга 3 фигыль язарга (укыта, тәрбияли, аңлата, белдертә, белем өсти).

4 нче юлга темага карата мөнәсәбәтегезне белдерүче җөмлә язарга (Китап – белем чыганагы).

5 нче юлга темага карата капма-каршы мәгънәле 3 фигыль язарга (укытмый, тәрбияләми, аңлатмый, белем өстәми).

6 нчы юлга темага карата капма-каршы мәгънәле 2 сыйфат язарга (җансыз, файдасыз, зыянлы, зарарлы).

7 нче юлга темага карата 1 антоним сүз язарга (компьютер).

2. Укытучы. Укучылар, хәзер әзрәк ял итеп,  кызыклы фактларга күз салыйк әле (презентация карау).

3. Укытучы. Укучылар, алга таба парлап эшләргә тәкъдим итәм: бер-берегездән нинди китаплар укуыгызны белешегез әле.

4. Укытучы. Укучылар, иҗади эшкә килеп җиттек, сезгә бирем: бер китапны пропагандалау, шуны  укырга өндәү.

VI. Рефлексия

Укытучы. Укучылар, бүген танышкан текстыбызда автор нәрсә әйтергә теләгән? Ул сезне нәрсәгә өндәгән ? (Китап укырга, белемле булырга.)

– Укучылар, мин сезне авторның сүзләренә колак салырсыз, китапларны күбрәк укырсыз дип ышанып калам.

VII. Өйгә эш

Укытучы. Өйгә эшне сайлап алырга мөмкин:

 1. Китап турында кызыклы фактлар.

2. Текстның соңгы абзацы буенча үз фикерләрегезне языгыз.

3. Кечкенә генә инша: «Китап – рухи байлыгыбыз».

Дәрескә йомгак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ