XVI Халыкара «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» фәнни-практик конференциясе старт алды
Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында XVI Халыкара «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» фәнни-практик конференциясенең беренче көне үтте.
Филология фәннәре докторы, профессор, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов конференция тарихы белән таныштырып үтте:
— 2010 елдан башлап безнең институт базасында әлеге фәнни практик конференция узып килә. Башта ул «Татар лингвокульторологиясе» исемен йөртә иде. Еллар үтү белән әлеге юнәлешкә кызыксыну артуын истә тотып, аның кысалары киңәйде, форматы үзгәрде. Хәзер «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» фәнни-практик конференциясе Халыкара статусын йөртә, - диде ул.
Конференция географиясе шактый киң. Биредә Татарстан, Башкортстан, Әзербайҗан, Төркия, Казахстан, Төркәместан, Үзбәкстан, Кытай дәүләтләреннән мәктәп укучылары, студентлар, магистрантлар һәм аспирантлар катнашырга теләк белдергән.
Быелгы чара татар халкының бөек уллары — Габдулла Тукай һәм Каюм Насыйрига багышлап уздырыла.
Габдулла исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов әлеге чарада даими катнашучыларны билгеләп үтте.
— Традицион рәвештә әлеге конференция 21 февраль, Туган телләр көнендә, үткәрелә торган иде. Быел без аны беренче тапкыр Тукай атналыгында үткәрәбез. Нинди генә чорда үткәрелсә дә, күп кенә укытучылар ел саен укучыларын әзерләп бирегә киләләр, - дип ассызыклады ул.
Иртәгә, 26 апрель, конференция программасында читтән торып катнашучылар чыгышы көтелә. Шулай ук катнашучылар өчен Г.Тукай әдәби музеена экскудә каралган.
Комментарийлар