Логотип Магариф уку
Цитата:

Ничек бар, шулай ярату

Кечтеки, кечтеки, Минем балам үчтеки. Барысын да булдыра, Күршесеннән уздыра... Татар халкының баланы үсендерү такмазасы

Бала күңеле – ак кәгазь, беренче эзләрне анда без, әти-әниләр калдырабыз. Иң матур төсләрне сайлап, иң якты буяулар белән генә яшәү законнарын, тормыш дәресләрен язасы килә дә... Булмый! Әнинең бала тәрбиясенә карата үз карашы, әтисе үзенчә ярата, дәү әниләренә ул бөтенләй алтын бөртек булып күренә, сөеп туя алмыйлар. Тәҗрибәле әни буларак әйтәм, балаларны ничек бар, шулай ярату... бик авыр! Тыныч кына, сүзне үтәп, әйткәнне ишетеп торган «таслы» балалар бер хәл, ә дөньяңны астын өскә китерергә сәләтле бунтарьлар белән нишләргә?!

Бала – балчык түгел, аны әвәләп үстермиләр

Әле бу көннәрдә  гуманлы педагогика тарафдарлары оештырган Әниләр институтында («Институт материнства») онлайн белем алам. Бер дәресне легендар педагог Шалва Амонашвилиның оныгы, психолог, өч бала әнисе Мәрьям Амонашвили уздырган иде. «Әти-әнигә бала күңеле кадерләп сакланыр өчен бирелгән. Балаларның өс-башын кайгыртканда, аларның күңел хакы турында да онытмагыз! Әни булу  ул  – ниндидер сораулар проблемалар хәл итү генә түгел, ә бала белән бергә үсү дә. Әни булу миңа камиллеккә омтылу юлын түгел, ә дөньяны бөтен матурлыклары белән кабул итү юлын сайларга өйрәтте. Бала – балчык түгел, аны әвәләп үстермиләр, бала – орлык, аңа  үсәргә ярдәм итәргә кирәк!» – дигән иде ул дәресендә. Бу хакта хәзер еш уйланам.

Баланың ак кәгазь күңелендә дөнья картинасы барлыкка килгәнче, күп юллар үтелә. Бу юлларны яздым да тагын барысы да әниләр тәрбиясеннән дигән фикергә килеп төртелдем. Килешерсезме икән, баланы ничек бар, шулай кабул итәргә безгә ике әйбер комачаулый:

Бала тәрбияләүче әти-әниләрнең төп хатасы – үзләренең бала чагын онытулары. Бала чакта нәрсәләр кичерүләрен, теге яки бу ситуацияне ничек кабул итүләрен хәтердән чыгарулары. Чөнки без инде хәзер зур һәм ничек я р а м ы й икәнен беләбез!

Безнең баланың башкалардан өстенрәк, сәләтлерәк, яхшырак булуына артыграк ышану хисе. Баланы иң-иңе итеп үстерергә тырышу.

Әни булу ул – ниндидер сораулар проблемалар хәл итү генә түгел, ә бала белән бергә үсү дә.

 

Чама белән үсендерү

Бүген еш яңгырый торган тагын бер фикер бар: балага ышану, аны үсендереп тору кирәк, янәсе. Чама белән, дим мин! Чөнки үзен бәяләгәнне тоеп үсү балаларга уңай тәэсир итә дип уйласак та, бу күренешнең бер күңелсез ягы барлыгын да онытмыйк. Бала әнисеннән, дәү әти-дәү әниләреннән һәрвакыт үзе турында сөйләгәндә арттырып җибәрүләрен ишетеп үсә икән, башта ул бу сүзләргә ышана, ә үскәч аңа үзенең кемлеген, нәрсә теләвен аңлау авырлаша барачак. Менә тормыштан бер мисал. Гаиләдә тынычлык яратучы, әмма бик кызыксынучан бала үсеп килә. Уйнаганда кайвакыт әтисенең идәндә торган баянын алып тарткалап куя, кызык бит әллә нинди тавышлар чыгаручы уен коралына кагылып каравы! Яныннан узып баручы әни кешегә шул җитә кала: «Кара әле, безнең бала музыка белән кызыксына икән бит! Талант ич бу! Кая, музыка мәктәбенә ничә яшьтән алалар әле?..» Аннан китә телефоннан сөйләшүләр:
 – Безнекенең музыкаль сәләте бигрәк тиз ачылды әле, гел баян тарткалый. Әйе, әйе, менә музыка мәктәбенә бирербез дип торабыз!
Мондый хәбәр дәү әниләргә тагын да ошый: «Безнеке гармун тарткалый, ди анда, булганнан була шул инде, әллә каян күренеп тора...»
Ә мондый чакта бала нишлиме? Аның тыныч кына үз җаена үсәсе килә. Идәндә торган баянны тарткалап карыйсы, машиналар белән уйныйсы, әти онытып калдырган чүкеч белән төрле җиргә суккалыйсы... Ә аны инде нәни музыкант дип сөйлиләр, килгән кунаклар, ай-һай, дип мактыйлар. Гармун уйнап күрсәтергә кыстыйлар. Зурларны тыңламасаң да уңайсыз... Балага торган саен авыррак була бара. Олылар аны инде даһи музыкант дип күз алдына китерә, гел шул хакта сөйли... Олылар синнән көткәнне үтәргә дә кирәк сыман, ә күңел техника ягына тарта, сүтеп җыясы, яңаны ясыйсы килә... Шулай итеп еллар үтә, олы бала үзенең кемлеген аңламый башлый – аңардан бер әйбер көтәләр, ә күңел икенчене тели. Әле тагын якыннарның өметен акламадым дигән о л ы гаеп хисен кая куясы?
Дәвамы билгеле инде: бәргәләнүләр, икеләнүләр, эзләнүләр... Баланы кечкенәдән «ул шундый», «ул мондый» дип колагыннан тартып диярлек үстерү – үзен үзе кабул итә алмаган киләчәк бүләк итү. Әллә соң әзме безнең тирә-юньдә үзен таба алмый торган сәләтле егетләр-кызлар, апалар-абыйлар...

Әле дә ярый син бар, балам!

Без – әниләрнең тагын бер гадәте бар әле. «Әгәр дәресеңне әзерләсәң...», «Әгәр акыллы кыз булсаң...», «Әгәр тәртипле булсаң, мин сине яратам!» Менә шул әгәрләр тормышка әллә кайдан килеп керә дә бала белән әни арасын ерагайтып куя! «Мине яраталар, әгәр мин...» дип яшәүче балаларның да тормыш картиналары шактый бозыла, минемчә. Аңлыйбыз бит инде, балалар, гел без теләгәнчә, яхшы/әйбәт/тәртипле генә булып бетә алмый. Бу урында яраткан психологым Юлия Гиппенрейтерның бер киңәше белән бүлешәсем килә: «Балаларны бернинди шартларсыз, бары тик дөньяда булганы өчен яратыгыз! Балаларның иң зур ихтыяҗы – үзләренең кирәк булуларын аңлау. Бу хисне без аларга бик гади җөмләләр аша җиткезә алабыз: «Әле дә ярый син бар әле, улым/кызым!», «Син миңа шундый ошыйсың!», «Син өйдә булганда шундый рәхәт!» Әлеге сүзләр аша алар тулылана, үсә».
Әни кеше буларак, бүген мин бала тәрбиясе хакындагы фикерләрем, күзәтүләрем белән бүлештем. Ак кәгазьдә һәрчак матур төсле эзләр генә калдырасы килә. Әмма, сүземне йомгаклап, шуны гына әйтә алам, иң авыры  – баланы нинди бар, шундый итеп кабул итеп үстерә белү. Алла ярдәм бирсен безгә, әниләр!

Януш Корчактан әти-әниләргә бала тәрбиясе буенча 5 киңәш:

1. Бала сиңа охшап яки син теләгәнчә үсәр дип көтмә. Аның үз юлы. Аңа үзе булып үсәргә ярдәм ит.

2.Шуны онытма: әти-әни өчен иң мөһим очрашулар – балалары белән. Балаларга күбрәк вакытыңны һәм игътибарыңны бирергә тырыш. Соңгы очрашу кайчан буласын беркем дә белми...

3.Кимсетмә!

4.«Яратам» дигән сүзнең бер баланы да ялгыш юлдан җибәргәне юк әле. Әмма «сулга» китүдән тотып калганы бар!

5.Үз балаңа теләмәгәнне, чит балага да теләмә. Башка балаларны да яратырга өйрән!

Раилә ХӘЯЛИЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ