Шигърият бәйрәме Кабан күле буенда узачак
Шигърият бәйрәме быел Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы янында узачак. Шактый гына бәхәсләр, каршы фикерләр яңгыраса да Габдулла Тукайның туган көнендә оештырыла торган шигырь бәйрәме М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры яныннан күчерелә.
Бүген Татмедиада ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зайдулла һәм Г.Камал исаемендәге театрның директоры, “Әкият” курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Г.Тукайга нисбәтле бәйрәм баралары турында сөйләде.
Тукайның 139 еллыгында шактый күп чаралар оештыру каралган. Аларның иң тантаналы төс алганнары нәкъ менә әдипнең туган көненә туры килә. Күркәм традициягә буенча Г.Тукай көне һәкәленә чәчәк бәйләмнәре салудан башлана. Иртәнге якта татар язучылары Опера театры янындагы һәйкәл янына килеп чәчәк салачак, шулай ук чәчәк салу Тукай скверында да узачак. Төп чаралалар Г.Камал театрының яңа бинасында узачак. Театр фойесында “Печән базары” ярминкәсе, залларның берсендә шигырь уку үтә, биредә әдипнең томлыкларында дөнья күргән барлык шигырьләрен дә яңгыратырга исәп тотала. Шулай ук балалар иҗаты белән дә танышырга мөмкин булачак. Төп чара 13:00 дә театрның зур залында быелгы лауреатлар исемен игълан итү һәм концерт тамашасы узачак. 14:30 исә, театр бинасы янында шигърият бәйрәме узачак.
ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов белдергәнчә, бәйрәмнең урынын үзгәртү халык соравы буенча күчерелә. Шулай ук иминлек чараларын төгәл үтәү өчен дә шулай кулайрак, дип табылды, диде ул.
Фото: culture.ru
Комментарийлар