Логотип Магариф уку
Цитата:

Май бәйрәмнәрендә медицина учреждениеләре махсус эш режимына күчә

1 майдан 4 майга кадәр, 8 майдан 11 майга кадәр – бәйрәм һәм ял көннәре. Әмма республиканың дәүләт медицина учреждениеләре өзлексез медицина ярдәме күрсәтү өчен эшен дәвам итәчәк.

Стационарлар тәүлек буе эшләячәк, хастаханәгә салу, авыру профиленә карап, территориаль принцип буенча үткәреләчәк. Кабул итү-диагностика бүлекләренең эше көчәйтеләчәк, шул исәптән вакытында диагностика ясау мөмкинлеген тәэмин итү өчен дә.

Бала тудыру йортлары тәүлек буе эшләячәк.

Өлкәннәр поликлиникалары 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Процедура, ашыгыч ярдәм кабинетлары, көндезге эш режимы булган бүлекләр, лабораторияләр һәм диагностика эшләячәк. Халыктан чакырулар кабул итү поликлиника эше тәмамланырга 1 сәгать кала тәмамланачак.

Поликлиникаларда май бәйрәмнәрендә шулай ук диспансеризация («Озак һәм актив тормыш» милли проекты буенча бушлай үткәрелә), профилактик тикшерүләр, халыкны диспансер күзәтүе, вакцинация үткәреләчәк.

Поликлиникалар һәм хастаханәләрнең поликлиника бүлекләре составында хатын-кызлар консультацияләре поликлиникалар графигы буенча эшләячәк.

Тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары, яшәү урынына карамастан, беренчел мөрәҗәгатьләр белән пациентларны кабул итәчәк.

Балалар поликлиникалары 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Прививка ясату һәм процедура кабинетлары, травматология пунктлары һәм көндезге режимлы бүлекләр, рентгенология кабинетлары һәм лабораторияләр эшләячәк.

Өлкәннәр һәм балалар стоматология поликлиникалары 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ