Татарстанда быелгы традицион бәйрәмнәр графигы
2025 елда Татарстанда традицион мәдәният бәйрәмнәренең календарь графигы билгеләнде. Республикада яшәүче халыкларның традицион мәдәниятенең республика бәйрәмнәре «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында үткәрелә һәм «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының «Гаилә» милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
24 май – «Каравон» рус халык бәйрәме
(Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылы)
31 май – мари мәдәниятенең «Семык» республика бәйрәме
(Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Починок Көчек авылы)
15 июнь – мордва мәдәниятенең «Валда Шинясь» республика бәйрәме
(Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Килдеш авылы)
21 июнь – татар халык бәйрәме «Сабан туе»
(Казан)
28 июнь – чуваш мәдәниятенең «Уяв» республика бәйрәме
(Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәре)
29 июнь – удмурт мәдәниятенең «Гырон быдтон» республика бәйрәме
(Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Чепья авылы)
5 июль – «Иван Купала» республика славян мәдәнияте бәйрәме
(Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Яшел Үзән шәһәре.)
19 июль – «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме
(Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Җөри авылы)
20 июль – республика мөселман балалар Сабан туе
(Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Бөрбаш авылы)
28 июнь – чуваш мәдәниятенең «Уяв» республика бәйрәме
(Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәре)
29 июнь – удмурт мәдәниятенең «Гырон быдтон» республика бәйрәме
(Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Чепья авылы)
5 июль – «Иван Купала» республика славян мәдәнияте бәйрәме
(Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Яшел Үзән шәһәре)
19 июль – «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме
(Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Җөри авылы)
20 июль – республика мөселман балалар Сабан туе
(Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Бөрбаш авылы)
Республика территориясендә яшәүче җирле халыкларның традицион милли мәдәниятен популярлаштыру һәм саклау максатларында ел саен майдан июльгә кадәр республика бәйрәмнәре – рус халык бәйрәме «Каравон», чуваш мәдәнияте «Уяв», удмурт мәдәнияте «Гырон быдтон», мари мәдәнияте «Семык», мордва мәдәнияте «Валда Шинясь», славян мәдәнияте «Иван Купала», «Питрау» татар-керәшен мәдәнияте бәйрәмнәре уза.
Бәйрәмнәр календарь графигы нигезендә уза, ул бәйрәм итүнең традицион даталарына туры килә һәм барлык милли мәдәни автономияләр вәкилләре белән килештерелә.
2024 елда «Каравон», «Семык», «Гырон быдтон», «Валда Шинясь», «Иван Купала», «Уяв», «Питрау» бәйрәмнәрендә 110 000 нән артык кеше булды, онлайн-чараларда 1 700 000 гә якын кеше катнашты.
Фото: culture.ru
Комментарийлар