Логотип Магариф уку
Цитата:

Төрекчә дә яхшы бел

Башкалабыздагы «Дуслык» үзәгендә төрек теленнән республика олимпиадасы тәмамланды. Бу мәртәбәле бәйгедә Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары да уңышлы чыгыш ясады.

– Бездә төрек теле укытылмый, түгәрәкләрдә дә  өйрәтелми. Әмма укучылар татар, инглиз телләре  белән беррәттән кардәш халыклар  телендә матур сөйләшәләр,– дип хәбәр итте аларны  бәйгегә әзерләүче инглиз теле укытучысы  Румия Темел. –  Укучыларның төрек-татар лицеенда  белем алган балалар белән бергә ярышулары бу телгә карата булган олы мәхәббәт билгеле. Тырышлык бушка китмәде, быелгы олимпиадада гимназиянең  9 нчы сыйныф укучылары  Гүзәл Харисова белән  Энҗе Ильясова призёр булды. Татарча белгән балаларга төрки  телләрне өйрәнү  җиңел бирелгәнлеге һәркемгә билгеле. 

 Укытучы-остаз  Румия Данис кызы үзе дә республика күләмендә оештырылган һөнәри бәйгеләрдә актив  катнашуы һәм  уңышлы чыгыш ясавы белән аерылып тора.  Һәммәсенә дә уңышлар телибез.

Шуны да әйтик: моңа кадәр  Актанышта төрек теле буенча олимпиадада республика дәрәҗәсендә  көч сынашучы юк иде.  Бу уңыш башкаларга да бәйгедә катнашырга этәргеч бирер, дигән өмет бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ