Логотип Магариф уку
Цитата:

«Башламау мөһим!»

Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында тәмәке тартуга һәм вейпингка каршы көрәш буенча федераль социаль программа старт алды.

Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту мәсьәләләре буенча Иҗтимагый Совет» Төбәкара иҗтимагый оешмасы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Программа чаралары ике төп «Каршы торган өчен рәхмәт!» ‒ яшүсмерләргә тәмәке һәм вейплар сатуга каршы көрәш кампаниясе һәм укытучылар, ата-аналар өчен  «Башламау мөһим!» юнәлешләреннән торачак.

Программаны гамәлгә ашыруда күп кенә дәүләт структуралары, шул исәптән сәүдә, мәгариф, яшьләр һәм мәгълүмат сәясәте өлкәләрен алып баручы республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук иҗтимагый оешмалар катнашачак. Эшкә «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмат-ресурс үзәге» һәм «Яшь Гвардия»нең җирле бүлеге волонтерлары керәчәк.

 

«Без яшүсмерләр тәмәке тарту проблемасы буенча Иҗтимагый совет белән берлектә үз бурычыбызны уртак көчләр белән безнең яшүсмерләрне тәмәке һәм вейплардан саклау дип күрәбез. Бер яктан, без балигъ булмаганнарга мондый продукцияне сатуны һәм тапшыруны тыя торган законны һичшиксез үтәүгә ирешергә, икенче яктан, педагогларга һәм ата – аналарга адресланган профилактиканың яңа прогрессив методикаларын кертүгә ярдәм итәргә ниятлибез», - дип белдерде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

 

«Яшүсмерләр арасында тәмәке тарту һәм вейпинг куллану очракларын киметүне бары тик комплекслы эш – балигъ булмаганнарга никотинлы продукция сату кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоту һәм яшүсмерләр, ата-аналар, укытучылар, сәүдә нокталары сатучылары арасында аңлату алып бару нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин», ‒ дип белдерде яшүсмерләр арасында тәмәке тарту проблемасы буенча Иҗтимагый совет җитәкчесе Анна Сорочинская.

«Баш тартакан өчен рәхмәт!» федераль кампаниясе илнең 33 төбәгендә гамәлгә ашырыла. Ул сатучылар һәм сатып алучылар өчен мәгълүмати материалларны таратуны, тышкы социаль реклама урнаштыруны, шулай ук иҗтимагый контроль чараларын көчәйтүне үз эченә ала. Социаль реклама плакатлары һәм постерлары шәһәр халкын яшүсмерләргә вейплар һәм тәмәке сату очраклары турында гражданнар хәбәрләрен кабул итү буенча махсус «кайнар линия» эше турында мәгълүмат бирәчәк. Мондый фактлар турында шулай ук спасибозаотказ.рф сайты аша җиткерергә мөмкин.

 Мәгърифәтчелек проекты «Башламау мөһим!» (важноненачать.рф) бүгенге көндә федерациянең 11 субъектында гамәлгә ашырыла. Ул мәктәпләрдә 6-11 сыйныф укучылары белән профилактик интерактив дәресләр, шулай ук ата-аналар һәм укытучылар өчен тематик белем бирү чаралары оештыруны күздә тота.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ