«Татар кызы – 2026» җиңүчесе Балтачтан
23 июньдә Әлмәтнең «Нефтьче» боз сараенда «Татар кызы – 2026» республика бәйгесенең финалы узды.
Бәйгедә Балтачтан Динә Зарипова абсолют җиңүче булды. Аңа милли хәситә, калфак бүләк ителде,100 мең сумлык сертификат бирелде.
Бу вакыйга республиканың мәдәни тормышында күренекле урын алып тора. Финалга 11 кыз ике атна дәвамында иң яхшы хореограф, вокал, сәхнә сөйләме осталары белән берлектә әзерләнделәр. Бәйгедә алар белем күнекмәләрен, ижади мөмкинлекләрен, милли традицияләргә тугры булуларын күрсәттеләр.





Комментарийлар