Татарстан олимпиадада беренче бишлектә
Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадасында Татарстан командасы быел да сынатмады – ил күләмендә беренче бишлеккә керде.
Җиңүчеләрне һәм аларның остазларын бүләкләү чарасы күркәм традиция буенча уку елы ахырында Казандагы Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә узды. Олимпиада йолдызларын ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады. Бу вакыйга белән бәйле язманы «Мәгариф» журналының июль ае санында укый аласыз.





Комментарийлар