Талпаннардан сак булыгыз!
Татарстанда җылы һава торышы килү белән талпаннар активлашкан иде. Яз башыннан Татарстанда 864 талпан тешләве теркәлгән. Беренче очрак 26 мартта булган.
Көн салкын һава торуын исәпкә алып, тешләүләр саны кимегән. 10 градус булганда, талпаннар активлыгын югалта һәм йокы халәтенә керә.
Республикада талпаннарга каршы эшкәртү дәвам итә. Гомумән алганда, 2850 гектар мәйданлы территорияне эшкәртү планлаштырыла. Бу кешеләр күпләп җыелган урыннар, иҗтимагый территорияләр – парклар һәм скверлар, җәйге сәламәтләндерү оешмалары. Бүгенгә эшләр 222,7 гектар мәйданда башкарылды.
11 майга кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе талпан инфекцияләрен профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә. Барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча татарстанлылар түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә ала: +7(843)238-98-54 (ял һәм бәйрәм көннәрендә 9:00 дан 17:00 гә кадәр), +7(843)238-53-68 һәм +7(843)238-21-74 (эш көннәрендә 9:00 дан 18:00 гә кадәр).
Фото: freepik.com
Комментарийлар