Логотип Магариф уку
Цитата:

Кыш күрке – чаңгы

Балагыз укуда калыша икән, аны чаңгыга бастырыгыз. Баксаң, начар уку еш кына баш миенең сул як ярымшары актив булмавына бәйле. Аз хәрәкәтләнүче замана балаларының барысына да хас бу проблеманы чаңгыда йөреп хәл итеп була, ди белгечләр. Чаңгы турында тагын ниләр белмибез? Кышкы спорт төренең нечкәлекләре белән бергәләп танышыйк.

Баш миен эшләтә

Чаңгыга тәүге тапкыр басканда, әлеге спортның классик төрен – турыга гына йөрү ысулын сайларга киңәш итәм. Болай шуганда, куллар һәм аяклар бер-берсенә параллель рәвештә хәрәкәт итә, димәк, тәнгә дә тигез дәрәҗәдә көчәнеш һәм ял килә дигән сүз. Мондый физик активлык баш миендәге ике як ярымшарның үзара дөрес эшләвенә китерә. Әлеге спортның икенче шуу ысулы – тимераякта сыман хәрәкәт иткәндә, аяклар икесе ике якка китә, таяк ярдәмендә этелгәндә бер кул икенчесеннән һәрвакыт өстәрәк була, синхронлылык югала, нәтиҗәдә баш миенең ярымшарлары тигез дәрәҗәдә көчәнеш алмый.

Классик төрдә чаңгыда шуар өчен, урын эзләп тә баш ватасы юк – балагыз белән якындагы мәктәп стадионы яки ачык аланлыкта тынычлап йөреп кайтырга мөмкин.

Соңрак, остарып киткәч, ул-кызыгыз үзе үк тимераякта сыман шууны үзләштерер, чөнки классик төрдән аермалы буларак, мондый ысул тизлек ярата.

Язуны да яхшырта

Баш мие өчен генә түгел, гомумән, организм өчен чаңгыда йөрүнең файдасы күп. Мисалга, бу спорт төре психомоториканы үстерә. Еш кына начар укучылар хәрәкәт белән хисләрен берьюлы контрольдә тота алмый. Ә кайчак балага хәтта аерым бер хәрәкәтне башкару да авыр. Бу – тәнне тоемламау нәтиҗәсе. Чаңгыда йөргәндә, бөтен игътибар тәнгә юнәлтелгән була. Нәтиҗәдә чаңгыда йөрүче баланың игътибарлылыгы арта, хәтта язуы да яхшыра.

Чаңгыда йөрү чыдамлылык һәм бертөрле шөгыльләргә түземлекне арттыра. Димәк, киләчәктә бала озак вакытка сузылган язу-сызу эшләрен күндәмлек һәм сабырлык белән башкара алачак.

Сөйләм сулышын үстерүдә дә әлеге спорт төре алыштыргысыз. Чөнки чаңгыда шуганда һаваны борын аша сулыйбыз да, дәвамлы итеп, авыз аша чыгарабыз. Игътибар итсәк, укыганда, сөйләгәндә дә нәкъ шушы техника кулланыла. Балагыз аваз, хәрефләрне дөрес әйтсен дисәгез, моны истә тотыгыз. Болай итеп сулаганда, баш мие кислородка байый. Ә кислород ул – организм өчен көч, димәк, баланың укыр өчен дә, шөгыльләре өчен дә дәрманы артачак.

Чаңгыда йөрү тәндәге барлык буыннарны ныгыта, йөрәк-кан тамыры һәм нерв системасын яхшырта. Болардан тыш, чаңгыда һәрдаим шөгыльләнүче бала үзендә дисциплина, ихтыяр көче, тырышлык тәрбияли. Янә бер өстенлеге – олысы да, кечесе аның белән шөгыльләнә ала, димәк, чаңгы – гаилә спорты да әле.

Артка егылмагыз

Чаңгыда шуарга өйрәнергә беркайчан да соң түгел, ә менә иртә дигән төшенчә бар. Шуңа да 5–6 яшькә кадәр шөгыльләнергә киңәш итмәс идем. Чөнки дүрт яшьлек баланың аяк буыннары әле ныгып бетмәгән, аннан, кечкенә бала озак вакыт ниндидер бер шөгыльгә күңелен бирә дә алмый. Шулай да сабыегыз аяк терәп «чаңгыда йөрим» ди икән, бернишләр хәл юк, баланы хуплап, чама белән тәүге дәресләрне башлыйсыз. Әмма әзер булыгыз: сабыйлар тиз ара, еш егыла, чаңгыны әле салырга, әле киертергә кушачак. Бу яшьтә чаңгыда шууны уенга әйләндерсәң яхшырак. Тора-бара баланы махсус спорт секциясенә биреп, күнекмәләрен дөресләргә, арттырырга мөмкин. Ә менә тимераякта кебек шуар өчен 9 яшь кулай, профессиональ әзерлек 12 яшьтән башлана.

Чаңгыда йөрергә өйрәнү этапларын да карап үтик. Иң беренче, бала чаңгыда басып торырга ияләнсен, аякларына беркетелгән ят әйбергә күнегү кирәк. Шуннан соң чаңгыда килеш турыга йөрибез. Шушы этап үтәлдеме, алдагысына күчәбез – шуарга өйрәнәбез. Чаңгыда борылырга, артка чигенергә кирәк булачак, димәк, бу күнекмәләрнең дә хәстәрен күреп куярга кирәк. Дөрес егыла белү дә мөһим – артка китмичә, янга авышырга өйрәтегез.

Чаңгы сайлыйбыз

Чаңгы сайлаганда, баланың авырлыгы, буе, чаңгыда шуу тәҗрибәсен исәпкә алабыз. Кечкенә балага аяк киеменә киертеп куя торган кечкенә чаңгы уңайрак булыр. Ә менә зурраклар өчен түбәндәгене белү шарт. Бала кулларын өскә күтәргәч, чаңгының очы кул учының уртасында булырга тиеш. Классик шуу төре өчен чаңгы баланың буеннан 15–20 сантиметрга зуррак булса әйбәт. Тимераякта кебек шуу төренә, киресенчә, буеннан 5–10 сантиметрга кыскаракны сайлагыз. Шулай да 9–12 яшьлек бала өчен чаңгы озынлыгы бер метрдан да ким булмаса яхшырак. Чаңгы таяклары баланың җилкәсен узып китмәсен. Әти-әниләргә тагын бер киңәш: берничә елга дип, зур чаңгы ала күрмәгез, ул авыр һәм җайсыз булачак, нәтиҗәдә балагызның әлеге спорттан күңеле тиз кайтырга мөмкин. Шуңа башлангыч чорда чаңгыны прокатка алу отышлырактыр кебек. Пластик яки агачмы дигәндә, пластик чаңгыда йөрү җайлырак, ул җиңелрәк йөри.

Күпме тора?

Кечкенә балалар өчен кыска чаңгының бәясе уртача 300–500 сум. Яшүсмерләр өчен таяк белән чаңгы 3000 сумнан башлана. Олылар өчен әйбәт чаңгыны чама белән 10 меңгә алырга мөмкин. Базарда агач чаңгылар да популяр, бәяләре пластикныкыннан калышмый. Чаңгыга өстәп махсус эпикировка да юнәтергә була. Спорт секциясен, чаңгыны майлап, рәтләп тору хезмәтен кертми генә, махсус комбинезон, башлык, термокием, носки, перчаткаларның хакын санасаң, чаңгы спортында тәүге сукмак салу өчен кимендә 30 мең акча кирәк булачак. Профессионаллар исә баштанаяк киенү өчен моннан ике-өч тапкыр күбрәк акча сарыф итә.

Бүген агач чаңгыда шуучылар юк, бу искелек калдыгы дип уйласагыз, ялгышасыз, алар әле дә сатуда. Әмма чаңгычылар барыбер пластик төренә өстенлек бирә. Агач чаңгы дымны үзенә җыя, шуның белән авыррак дигән фикердә торалар.

ГМ-ТАРИХ

Чаңгы тәгәрмәчтән иртәрәк уйлап табылган дип фаразлый галимнәр. Борынгы скандинавия теленнән бу сүз «икегә бүленгән такта» дигәнне аңлата. Беренче чаңгылар ау өчен кулланылган, соңрак кешеләр алар ярдәмендә сәяхәт итә башлый. Моннан 4500 ел элек ясалган чаңгы калдыкларын Швеция сазлыгында табулары билгеле.

ГМ-ИНФО

Чаңгы Олимпия уеннары исемлегенә кергән. Бу спортның төрләре берничә: чаңгы ярышы, чаңгыда трамплиннан сикерү, фристайл һәм биатлон. Җәй көне исә чаңгычылар лыжероллерда (тәгәрмәчле чаңгы) шөгыльләнә, соңгы елларда ул аерым спорт төренә әверелгән.

Алмаз Таипов, чаңгы буенча спорт мастеры, «Земля спорта» Бөтенроссия чаңгы марафоны чемпионы, тренер:

– Чаңгы спорты белән унсигез елдан артык шөгыльләнәм. Бу вакыт эчендә бик күп ярышларда катнаштым. Араларында Россия һәм Татарстан чемпионатлары, Россия кубогы, Казахстанда үтә торган Көнчыгыш Кубогы өчен ярышлар да бар. Моннан тыш, лыжероллер буенча җәйге ярышларда Россия чемпионы булдым. Чаңгыда яхшы йөрү өчен аның техникаларын белү мөһим, әлбәттә, даими тренировкалар да әһәмиятле. Бер өйрәнеп киткәч, тәнгә файдалы, күңелгә рәхәт спорт ул. Бердәнбер авырлыгы – инвентарь, экипировкаларның шактый кыйммәт булуы. Шулай да балалар да, олылар да әлеге спортны үз итә, Казан чаңгы секциясендә тренерлык тәҗрибәм дә шуны раслый. Укучыларым белән шәһәр паркларында шуабыз, дәресләр атнага ике тапкыр уза. Горки-Әмәт паркы, Дәрвишләр бистәсе, Аккош күле тирәсендәге чаңгы трассаларында рәхәтләнеп шуарга була. Гадәттә, олырак кешеләр чаңгының классик төренә өстенлек бирә. Яшьләргә тимераякта сыман шуу ошый.

Тынычлык бистәсендәге Халыкара федерация таләпләре буенча проектлаштырылган чаңгы-биатлон комплексы – тәҗрибә туплаган чаңгычыларның яраткан урыны. Монда Россиякүләм чаңгы ярышлары да үтә. Мисал өчен, 15–19 гыйнвар көннәрендә Россия кубогына чаңгы ярышлары, 4–9 февральдә Федераль округ чемпионаты, ә 28 февральдән 9 мартка кадәр Россия чемпионаты кебек дәрәҗәле чаралар үтәчәк. Чаңгы спортын сөючеләр өчен шәп мөмкинлек бу.

Бала өчен чаңгы эпикировкасы

Чаңгы + ботинкалар (үз размерыннан зуррак) + ныгытмалар

Таяклар

Колакны каплый торган җиңел башлык

Тирләтми торган өс киеме

Бияләй

Рамил Гатиятов, Теләче районы балаларны савыктыру-белем бирү үзәгенең чаңгы буенча өстәмә белем бирү педагогы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ