Логотип Магариф уку
Цитата:

Сукма, кояш!

Халык телендә «кояш сугу» дип аталган күренеш, чынлыкта, кеше организмының кояш нурлары тәэсирендә эсселәнеп, үзәк нерв системасына зыян килүне аңлата. Нәтиҗәдә организмда матдәләр алмашу процессы үзгәрә, кислород җитми башлый.

Сабыйлар өчен куркыныч

 

Кызу кагу аеруча кечкенә балалар өчен куркыныч. Балаларда терморегуляция функциясе камил түгел, шуңа сабый организмының чамадан тыш кызуы патологик үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Бу халәт турыдан-туры нерв системасына зыян сала, димәк, баланың баш мие һәм организмының башка органнарына да зыян килергә мөмкин дигән сүз. Артык дымлы, җилсез һава торышы, баланың киеме калын, күпкатлы булуы, шуның нәтиҗәсендә һава йөрмәү, җитәрлек дәрәҗәдә су эчмәве, шулай ук нерв системасындагы авырулар белән чирләве дә «кызу кагу» халәтенә китерә ала.

 

«Кояш сугу» билгеләре 

Кызу кагу билгеләре, кояш астында торганнан соң, 6–8 сәгать узгач кына беленә башлый. Бала сүлпәнләнә, битләре кызарырга мөмкин, аның пульсы, тын алуы ешая. Боларга өстәп, күңелболгану, косу, баш әйләнү, йөрәкнең еш кагуы, күзалды караңгылану, тән температурасының күтәрелүекебек билгеләр барлыкка килә. Соңрак хәттагаллюцинацияләр, саташу, йөрәк ритмы бозылукебек җитдирәкләре башлану куркынычы бар. Чарасын күрмәгән очракта, бала аңын югалтырга, тәнтөсе ак яки зәңгәрсу төсмер алырга, салкын тир бәреп чыгарга мөмкин. Болар исә – сабый гомеренәкуркыныч янау турында кисәткән билгеләр. Кечкенәбалаларның кояштан зыян күрү куркынычы олыракбалалар белән чагыштырганда күпкә зур. Бу очракта кагыйдә бер ‒ «ашыгыч ярдәм» чакыртырга, табибларга мөрәҗәгать итәргә!  

Беренче ярдәм

Иң элек баланы салкынча яки күләгәле урынга күчерергә һәм башын күтәртергә, аннанчишендерергә кирәк. Бала аңында булса, аңа аз-азлап суынган кайнаган су яки чәй эчертергә була, сыеклыкка бераз тоз яки шикәр комы өстәргә мөмкин.

Әгәр кояш сугу нәтиҗәсендә тән температурасы югары күтәрелсә, баланың башын дымлы сөлге, тастымал белән урарга, тәнен юеш губка белән сөртергә мөмкин. Аеруча тамырлар тирегә якын булган урыннарга игътибар итегез: муен, култык асты, кул, аяк бөкләнә торган урыннарны яхшылап салкынча су белән сөртегез.

Салкын су кулланырга ярамый. Суның температурасы бүлмәнекеннән аз гына югары булсын. Салкын су кан тамырларының кысылуынакитереп, хәлне тагын да авырайтырга мөмкин, шул ук вакытта бала өчен ул өстәмә стресс ясый. Тән температурасын төшерә торган дарулар да эчертергәкиңәш ителми, алар (ибупрофен, парацетамолдан башка) бары тик авыртуны басу өчен генә кулланыла ала. Табибка күренгәннән соң, ул баланы өйшартларында дәвалауны кулай күрә икән, дөрес туклану режимын кайгыртыгыз. Сыеклыкны тиешлемикъдарда куллану мөһим: су, чәй, компот, морс, кесәл, кичке ашка сөтле ризыклардан кефир бирергә мөмкин.

Кояш сукмасын өчен

* Эссе көнне урамга чыкканда, баланың башына ачык төстәге баш киеме һәм табигый тукымалардан тегелгән җиңел кием киертегез.

* Бер яше тулмаган бала белән эссе көнне ачык кояш нурларында йөрүдән тыелып тору хәерле.

* Ак тәнле баланың кояш нурларыннан зыян күрү куркынычы күпкә зур икәнлеген истән чыгармагыз.

* Эссе көнне көндезге 11.00–16.00 сәгатьаралыгында урамда йөрмәсәң яхшырак. Көн хәтта болытлы булган очракта да кояшның ультрашәмәхәнурлары ачык тәнгә зыян салырга мөмкин.

* Кояшка чыгар алдыннан, 20–30 минут кала саклану факторы 25–30 берәмлектән ким булмаган махсус крем сөртегез. 

* Кояшта дөрес күзлекләр кулланыгыз. Алар трайвекс яки поликарбонаттан ясалган махсус фильтрга ия булырга тиеш. Аларның төп функциясе –А һәм В диапазонлы ультрашәмәхә нурлардан саклау. 

Вакытны чамала!

Баланың тәүге тапкыр кояшта йөрү вакыты, 5–6 минуттан башланып, алга таба 8–10 минуттан артмаска тиеш. Бергәләп кызынырга уйлыйсыз икән, моны көнгә 2–3 сеанска бүлеп башкарыгыз. Кызынганда аңа даими рәвештә су эчертергә, битләрен, тәннәрен дымлы тастымал белән сөртеп торырга онытмагыз.

Нишләргә ярамый?

Составында спирт булган катнашмалар кулланырга, алар тәнне җәрәхәтләргә мөмкин.

Тәнне майлы (вазелин яки башка куе мазьлар, көнбагыш, сырганак мае) сыекчалар белән сөртергә. Алар тән тиресе аша җылы чыгуны тоткарлый һәм тирләү процессын киметә.

Составында бензокаин (анестезин) булган спрей һәм мазьлар сыларга. Алар баланың тәнен бозарга һәм аллергия бирергә мөмкин.

Радик Мусин, Саба район үзәк хастаханәсенең балалар табибы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ