Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әтинең сынчыбагары да булгаладык... »

Татарстанның рәсем сәнгатендә тирән эз калдырган атаклы кылкаләм остасы Лотфулла Фәттаховның язмышы Михаил Ломоносовны хәтерләтә. 13 яшьлек Лотфулла да, белем алу, рәссамлыкка уку өчен, Сергачтан Татарстанның башкаласына җәяүләп килгән. Аягына бау белән резин галош бәйләгән, аркасына биштәр аскан малай рус, чуваш, татар авыллары аша Казанга килеп җитә. Дөм ятим үсмерне Иске бистәдә яшәүче Маһикамал белән Абдрахман Якуповлар үзләренең ишле гаиләсенә сыендыра... Сталин, Тукай премияләре лауреаты Лотфулла Фәттаховның кызы Фәридә ханым Лотфуллина-Шәрифуллина үз нәсел силсиләсе (чылбыры) хакында бәян итте.

Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр

Әни ягыннан бабам Абдрахман Чүпрәленең Иске Ишле авылыннан, муллалар, ишан нәселеннән. Казанда бертуган Крестовниковларның сабын заводында мастер булып эшләгән ул. Заманында Мулланур Вахитов белән бер юлда йөргәннәр. Дәү әни Маһикамал Арча ягындагы Кәче авылы кызы. Ятимә калгач, аны Тукай кебек Казанга китерәләр. Төрле гаиләләрдә асрау булып тора. Кәләпүш чигәргә, киемнәр тегәргә өйрәнә, бик аралашучан, ачык күңелле туташ булып җитешә. Бабам Абдрахман белән үзләренең өч уллары һәм бер кызларын үстергәннәр, әле әтием Лотфулланы, тагы ятимә кызны да сыендырганнар. Дәү әни миңа Казанның Иске бистә тормышын, анда яшәгән данлыклы шәхесләр турында, Фатих Әмирханның арбада утырып торганнарын, Тукайны күреп белүен кызыклы итеп сөйли торган иде. Әнинең абыйсы танылган рәссам Харис Якупов, Тукай образын киндергә төшергәндә, Маһикамал әнисеннән шагыйрьнең тормышта ниндирәк булганын сораштырган. (Шунысын да искәртеп китәм: Әҗем мәчетендә эшләгән Мөхәммәтгали исемле агаебыз Тукайның мәетен юган, кәфенләгән, чөнки шагыйрь җеназасын укырга Печән базары мәчетеннән имамнар килмәгән...) Тормышта шактый сыналып, күп нужа күреп үскән әбиебез һәрвакыт ачык күңелле булды. Аның нурлы йөзен абыебыз Харис Якупов ясаган картинадан күпләрегез белә, хәтерли торгандыр. Революциядән соңгы ачлык еллары, чехларның Казанга керү мизгелләре, ә аннары Бөек Ватан сугышы вакытында күргәннәрен ишетеп үстем... Дәү әнинең уллары Харис та, әтием Лотфулла да сугышта. Фронттан сугышчыларның кием-салымын юарга разнарядка килгән чакларда, йөрәкләре өзгәләнгән. Ул чакта шәһәрдәге һәр гаиләгә берничә пар шинель, гимнастёрка, эчке кием биргәннәр. Керле киемнәр барысы да диярлек канлы, ертык, пуля тишекләре... Маһикамал әбием белән әнием Суфия кыш көннәрендә керләрне өйдә юганнар, ә чайкар өчен, авыр кәрзиннәр күтәреп, Кабан күле басмаларына барганнар. Җәй көнне яр буенда кер юалар, киптерәләр, аннары ямап, үтүкләп, яңадан фронтка озаталар...

Әти ягыннан бабам Фәттах (соңгы эзләнүләр буенча) әбием Шаһидә белән дүрт угыл үстергәннәр. 1919 елда бу бабам Гражданнар сугышы вакытында Колчакның акгвардиячеләр террорына каршы көрәшү өчен, Кызыл армиягә алынган. Ләкин поездда тиф кизүеннән кызылармияче вафат була. 1929 елда исә авыр хезмәт һәм ачлыктан 40 яшен дә тутырмаган Шаһидә әбием үлеп китә... Соңгы елларны әтинең туганнары белән дә күп аралашабыз. Алар – әтинең абыйсы Абдулла Фәттахов балалары, оныклары. Мәскәүдә яшәсәләр дә, җәен әтинең туган авылы Андыда (Нижгарда) җыелышалар.

 

Оясында ни күрсә...

Туып үскән, тәрбияләнгән гаиләм бик тыныч, тәртипле иде. Кичләрен табында көнебезнең ничек үткәнен сөйләшеп утырырга ярата идек. Әти рәссам, әни – белеме буенча шәфкать туташы. Табибә булырга хыялланса да, әтигә кияүгә чыккач, югары уку йортына кереп укый алмаган. Хәер, аның һөнәре буенча эшләвенә әти дә каршы килгән. Шунлыктан өйдә балаларын, әтине тәрбия кылып яшәде. Безгә дәресләр карарга булышканын әле дә хәтерлим. Туганнарыбыз бик күп булгач, алар белән гел аралашып гомер иттек. Әтинең дә туганнары кыш айларында безгә килә иде. Әтинең дуслары  кылкаләм осталары, җырчылар, композиторлар, язучылар еш кунак булды. Ял көннәрендә бездә пианино уйнап, җырлап, сыйланып утыралар иде. Алар арасында Якуповлар, Маннаповлар, Заһид Хәбибуллин, бер-ике мәртәбә Рөстәм Яхин пианинода уйнап алган иде. Соңрак Рафаэль Сәхәбиев еш кына әти янына килеп йөрде. Мин консерваториянең музыка мәктәбендә укый идем, пианино уйнадым, энем Шамил скрипкада. Энем Рәшит рәсемнәр ясап утырыр иде. Әниемнең тавышы бик матур, пианино уйнап, татар җырларын башкарырга яратты. Шулай ук аның рәсем ясарга да сәләте бар иде, әти аның картиналарын күреп, гаҗәпкә калган чаклары булгалады.

 

Атаның сүзе – акылның үзе

Әтием Лотфулланың балачагы илебезнең катлаулы, сынау тулы чорына туры килгән. Гомумән, тормышы һәм иҗатында илебезнең авыр тарихының барлык этаплары да чагылыш таба: революция, Гражданнар сугышы, ачлык, Бөек Ватан сугышы, әсирлек, сугыштан соңгы җимереклек һәм тыныч тормышны ныгыту кебек катлаулы сынауларны кичерергә туры килә аңа. Нып (балачакта Лотфулланы шулай яратып дәшкәннәр) кечкенәдән рәсем ясарга хирыс була. Теләсә кайда рәсем ясарга омтылган, бу шөгылен күршеләр өнәмәгән, чөнки еш кына ул аларның ап-ак мичләрен күмер белән  «пычратырга» яраткан. Ә икенче мавыгуы китап уку, шигырьләр һәм хикәяләр иҗат итү...

Әти бик төгәл һәм таләпчән булды, hәр эшне тырышып, җиренә җиткереп эшләүне ярата иде. Ул картина язганда, без балалар тавыш чыгармый гына утыра идек. Җәй көннәрендә безне елгаларда балык тотарга, көймәдә ишәргә, учак ягарга өйрәтте. Табигатьне ярата иде. Милләт, халык, тарих турында хөрмәт белән еш сөйләгәннәре истә калган. Миңа «Ялт-Йолт» журналын иске имлада укырга ярдәм итте. Без балалар һәрвакыт өйдә ана телебездә генә сөйләшергә тиеш идек. Әтиебез тормышта тыныч тавыш белән сөйләшер иде. Кем дә кем берәр рус сүзе кыстыра икән, бетте баш... Мишәрлеген дә сиздереп ала. Без әтинең сынчыбагары, ягъни натурщиклары да булгаладык. Сәгатьләр буе селкенмичә басып тора идек. Ул безне чыдарга, түзәргә дә өйрәтте.

Кичке ашны бергә ашау гадәт ителгән, әти эштән кайтмыйча, табын янына утырмыйбыз. Әти кайбер вакытларда остаханәсендә соңга калып эшли һәм үзе кебек сугышта булган иптәшләре белән безнең яндагы «Маяк» ресторанында гәпләшеп утыргалый иде. Әтине эзләп шунда киләм. Әти үз янына утырта да мин яраткан гөмбәне сатып алып алдыма куя. Ә үзе иптәше белән сугыш хатирәләрен яңарта. Еш кына: «И-и-и, минем анда күргәннәрем...» дип уфтангалый иде. Бөек Ватан сугышы афәте, әсирлектә кыйналулары үзен ешрак сиздерә башлаган чакта хастаханәләрдә дә дәваланып чыккалады. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр овчарка токымлы этләрдән курыкты, сугыш турындагы киноларны карамады. Әти энеләремнең дә, минем дә биш яшькә кадәр чәчләребезне кырып ала иде. Восстание урамында тора башлагач та, урамда шулай йөрдек әле. Энеләрем урамга чыккач, рус малайлары аларны «такырбаш» дип үртәп кыйный. Бала чакта үзем дә бик шук идем, туганнарны яклап, урам малайларын үзем тотып яра башладым. Кыйнашып кайткач, әтидән эләгә торган иде. «Син кыз бала, әниең кебек булырга тиешсең!» дип тәрбияләгәне колагымда гел яңгырап тора.

 

Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән.

Әниебез Суфия әтине бик хөрмәтләп торды. Әни кичләрен йокы алдыннан безгә шыпырт гына «Сарман»ны җырлый. Атнакич тәмле бәлеш,  өчпочмаклар, пәрәмәчләр әзерли... Әтинең эшләрен сатып алсалар, гаиләгә акча килә, ә бит әтинең картиналары сатылмаган вакытлар да булгалый... Андый чакларда әни үзенең гәрәбә муенсасын, яхшырак пәлтәсен сатканын хәтерлим. (Өч баланы ашатырга, үстерергә кирәк бит.) Акчасыз вакытларда да ул әтигә карата илтифатсызлык күрсәтмәде. Вакытлы күренеш, дия иде. Мин үзем университетны тәмамлап, аспирантурага укырга кергәч, беренче стипендиямнән әтигә чылбырлы кесә сәгате алып бүләк иттем. Әтинең шул мизгелләрдә шатланганын белсәгез иде! Ул «От любимой дочки» дип үзе яздырып та куйган. Озак вакытлар дусларына мактанып та йөрде әле.

 

Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач

Ирем Рафинд археолог, болгар чоры белгече, мин – этнограф, халкыбызның җир астында калган һәм жир өстендәге тарихын фәнни яктан тикшердек. Без Казан университетында укыганда, археология түгәрәгендә танышкан идек, ләкин ул чагында бер-беребез белән кызыксынмадык. Рафинд Азнакайдан, укытучылар гаиләсеннән. Укуны тәмамлагач, ул армиягә китте, мин аспирантурада (СССР ФАның ТӘһСИдә) укый башладым. Касыйм татарларының тарихын, мәдәниятен фәнни яктан тикшердем. Рафинд армиядән кайткач, безнең институтка аспирантурага керде. Арада мәхәббәт ялкыны кабынды. Бер елдан өйләнештек. Хәзер без иптәшем белән лаеклы ялда, мин мәкаләләр язам, фәнни эштән аерылып булмый...

 

Балалы өйдә гайбәт булмас

Өйләнешеп ике ел яшәгәннән соң, улыбыз Шамил дөньяга аваз салды. Мәктәпне тәмамлагач, укырга Польшага китте. Краков каласында университетта укыды. Диплом эшен Польша татарлары турында язды. Ә аннары Кытай университетында инглиз, рус телен укыта башлады. Хатыны – Филиппин кызы Ниленда да шунда ук укыта иде. Оныгыбыз Самуэльгә тугыз яшь тулды. Кытай телен белә, гаиләләрендә инглиз телендә аралашалар. Улым исә оныгыбызны русча, татарча сөйләшергә өйрәтә.

Безнең икенче балабыз Суфия кызыбыз – университетта журналистика бүлеген тәмамлады, хәзер офиста компьютер эшләрен алып бара. Нәселебез төрле якларга таралып, сибелеп яшәсә дә дәвам итә. Нәселнең рухи байлыгын оныкларыма тапшырырга хыялланып яшим. Нәсел җебе өзелергә тиеш түгел!

 

Мөршидә Кыямова әзерләде

Фотолар гаилә архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ