Музейларга бушлай керү көне!
Айның беренче сишәмбесе – 2 нче сентябрь көнне – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин!
Музейлар исемлеге:
— Татарстан Республикасы Милли музее – Кремль урамы, 2;
— А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее – Горький урамы, 10;
— Е. А. Боратынский музее – Горький урамы,25/28;
— В. И. Ленин йорт-музее – Ульянов урамы, 58;
— Габдулла Тукай әдәби музее – Тукай урамы, 74;
— 1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы – Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12;
— Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры – Островский урамы, 15;
— Муса Җәлил Музей-фатиры Горький урамы, 17, 28 нче фатир;
— Нәҗип Җиһанов музее – Кече Кызыл урамы, 14, 11 нче фатир, 5 нче кат;
— Печище авылында Янка Купала музее – ТР Югары Ослан районы, Печище авылы, Калинин урамы, 5;
— Красновидово авылында А. М. Горький музее – ТР Кама Тамагы районы, Красновидово авылы, Горький урамы, 17;
— «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәге – Һади Такташ урамы, 124, 3 корпус.
— Л. Н. Толстой музее – Япеев урамы, 15.
Комментарийлар