«ДәртФест-2025» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак
Шәһәр көнендә, 30 августта, Казан Кирмәнендә «ДәртФест-2025» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак.
Шәһәр халкы татар мәдәниятенә, модасына, музыкасы белән якыннан таныша алачак.
Фестиваль программасында – татар инди-артистлары чыгышлары, җирле брендлардан мода күрсәтү, иҗади мастер-класслар, интерактив балалар мәйданчыгы һәм дизайн-маркет.
Моннан тыш, чара мәйданчыгында «Акыл фабрикасы»ннан лекторий, урам театры, ачык һавада кино күрсәтү дә каралган.
«ДәртФест» 13:00 дән 22:00 гә кадәр узачак, керү ирекле.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар