Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә рус теленең бердәм цифрлы сүзлек фонды булдырылачак

РФ Министрлар Кабинеты фән һәм югары белем бирү өлкәсендә цифрлы үсеш стратегиясен раслады. Аның нигезендә 2027 елга милли сүзлек фонды төзелеп, үз эшен башлап җибәрәчәк. Проект рус теленең 33 норматив сүзлеген бердәм цифрлы системага берләштерәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Цифрлы ресурс фондында сүзләрне язу кагыйдәләреннән алып аларның фонетик характеристикаларына, басым вариантларына һәм грамматик үзлекләренә кадәр мәгълүмат алып булачак. Биредә шулай ук тарихи сүзләрнең мәгънәләре һәм вакыт узу белән аларның үзгәрешләре, ярашу үзенчәлекләре, синонимнар, антонимнар, омонимнар һәм паронимнар, фразеолизмнар урын алачак.

Фото: freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ