«Ябалак» олимпиадасы
2019 елда беренче тапкыр 4 нче мәктәптә үткәрелгән «Ябалак» олимпиадасы бүген төбәк статусына ия булды. Әгәр беренче елда 43 укучы катнашса, бүген аларның саны 120 дән артык.
Бу олимпиада – бары тик белем сынау гына түгел. Бу – милли мохиттә оештырыла торган туган тел бәйрәме. Тантаналы очрашудан башлап, милли татар биюләре, татар язучылары һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашу, олимпиада кунакларын кабул итү тантанасы – болар барысы да бергә кушылып, чын мәгънәсендә бер бәйрәм тудыра. Ел саен шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре, татар блогерлары чакырыла.
Олимпиаданың тагын бер үзенчәлеге – эшләрне бик тиз тикшерү. Махсус программа ярдәмендә эшләр 30 минут эчендә тикшерелә. Бу вакыт эчендә мәктәпнең актлар залында катнашучылар өчен концерт оештырыла. Аннары җиңүчеләр бүләкләнә, котлау сүзләре әйтелә.
«Ябалак» – укучыларның үсешен стимуллаштыру, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, шулай ук җәмгыятьтә туган телнең уңай образын булдыру буенча зур потенциалга ия проект.
Яр Чаллыдагы милли мәгариф системасы – ул тере организм. Ул даими үсә, яңара, замана белән бергә атлый. Без саннар артыннан гына кумыйбыз, безнең максат – һәрбер баланың йөрәгенә туган теленә мәхәббәт орлыгы салу.
Телнең киләчәге – чыннан да безнең кулда. Һәрбер адымыбыз, һәрбер яңа проектыбыз, һәр укытучының йөрәк җылысы туган телебезнең киләчәген яктырта. Туган телебезнең яңгыравы мәңгелек булсын!
Венера МӘГЪДҮМОВА,
Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсенең
гомуми белем бирү бүлеге баш белгече
Фото шәхси архивтан





Комментарийлар