Логотип Магариф уку
Цитата:

«Физика-математика алгарышы» проекты кысаларында акчалата грантлар биреләчәк

2024 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Татарстанда төгәл фәннәрне популярлаштыру өчен «Физика-математика алгарышы» масштаблы мәгариф проекты старт алды. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Иннополис Университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында Татарстан мәктәп укучылары арасында физика, математика, информатиканы өйрәнүне популярлаштыру, физик-математик белем дәрәҗәсен күтәрү һәм педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү максатыннан грант алуга конкурс сайлап алулары үткәрелде. Укытучылар һәм 5-11 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр исемлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында басылып чыкты.

Республиканың барлыгы 350 укытучысы «Татарстан Республикасында физика, математика, информатика укытучыларына ярдәм» грантына ия булачак:

 –  Биш елдан артык стажы булган 100 тәҗрибәле педагогка 300 мең сум күләмендә түләү каралган;

 – Биш елдан кимрәк стажлы яшь педагоглар (барлыгы 150 кеше) 240 мең сум күләмендә түләүләр алачак.;

 –  Математика түгәрәкләрендә дәресләр алып баручы укытучылар (100 кеше) 90 мең сум алачак.

Моннан тыш, Татарстан мәктәпләренең 200 талантлы укучысы физика, математика һәм информатиканы өйрәнүдәге уңышлары өчен шулай ук 50 мең сумлык грант алачак.

Фото: сайт министерства образования и науки РТ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ