«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале башлана
16 июньнән XXXX Республика халык иҗаты фестиваль-бәйрәменең I этабы старт ала. Фестиваль ике этапта узачак, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
I этап – 2025 елның 16 июненнән 1 августына кадәр – дистанцион (видеоматериаллар буенча);
II этап – 2025 елның 30 августы-йомгаклау этабы (көндезге).
Үткәрү урыны – Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре.
Фестиваль-бәйрәмнең максаты: халык иҗатын популярлаштыру, иҗат коллективлары белән танышу, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе һәвәскәр коллективларының иҗади активлыгын арттыру.
Фестиваль-бәйрәмнең бурычлары: үзешчән артистларны (гармунчыларны) ачыклау, аларга Татарстан Республикасының мәдәни-ял итү эшчәнлегенә ярдәм итү һәм җәлеп итү;
инструменталь башкару традицияләрен пропагандалау һәм үстерү, иҗади яшьләрнең музыкаль инструменталь иҗатка кызыксынуын көчәйтү;
иҗади инструменталь коллективларның һәм аерым башкаручыларның (гармунчыларның) осталык дәрәҗәсен күтәрү.
Фото: culture.ru
Кызыклы яңалыклар безнең телеграм каналда
Комментарийлар