Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде
Биләрдәге 2012 елдан башлап оештырыла торган традицион «Сәләт» форумы үзенең беренче сменасын – Сәләт Биләр Форумны башлап җибәрде. Ул 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Сәләт» матбугат хезмәте.
Форум катнашучыларын Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов сәламләде:
– Мин Сәләттә 1998 елдан бирле. Ел саен без монда кайтабыз. Без – матур Биләр җиренең дәвамчылары, сез – аның дәвамчылары. Аерым рәхмәтләремне мин ТР яшьләр эшләре министрлыгына, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Алексеевск районына әйтәсем килә, алар безгә беренчеләрдән булып ярдәм күрсәттеләр. Әйтерсең дә, Биләр җире безне бик күп еллар дәвамында көткән. Сезгә Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улыннан сәламнәрне җиткерәм. Бергә булыйк, бердәм булыйк! – диде ул.
Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак – диелә хәбәрдә.
Шулай ук форум кысаларында укытучылар, педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак. Әлеге проектта Казан шәһәре, Татарстан Республикасы һәм күрше төбәкләрдән гомуми белем бирү оешмаларының педагоглары, укыту, тәрбия эше һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, педагогик юнәлешләрдәге югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының өлкән курс студентлары катнашалар.
Форумда гадәттәгечә эко-юнәлеш буенча активлыклар узачак. Сменада табигатьне саклау һәм экологик шартларны яхшырту мәсьәләләренә багышланган остаханәләр һәм практик дәресләр сериясе гамәлгә ашырылачак.
Фото: форум матбугат хезмәте
Комментарийлар