Мәктәпләр 1 миллионга кадәр грант ала алачак
«Физика-математика алгарышы» проекты кысаларында Татарстанда физика, математика һәм информатиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр өчен грантлар булдырылды.
Грантның максималь күләме 1 млн сум тәшкил итәчәк. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Грант алуга Татарстанның физика-математика сыйныфлы яки укучыларның күренекле казанышлары булган дәүләт һәм муниципаль мәктәпләре дәгъва итә алачак. Сайлап алу «Минем субсидияләр» республика дәүләт мәгълүмат системасында 1 октябрьгә кадәр алып барылачак. Нәтиҗәләр агымдагы ел ахырына кадәр ясалачак.
Конкурс ике номинациядә узачак:
– 600 мең сум — «гомуми белем бирү оешмасының физика-математика сыйныфларында төп гомуми белем һәм (яисә) урта гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашырган өчен»;
– 1 млн сум — «гомуми белем бирү оешмалары укучыларның физика, математика, информатика буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен».
Һәр категориядә 20 җиңүче сайлап алыначак. Шулай итеп, республика бюджетыннан барлыгы 32 млн сум юнәлдерәчәк.
Сайлап алуның төп критерийлары – укучыларның БДИ нәтиҗәләре (физика, профильле математика яки информатикадан 80 баллдан югарырак нәтиҗә), бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәләрне дә кертеп, олимпиадаларда җиңүләр, шулай ук мәктәпне тәмамлаучыларның техник вузларга керү нәтиҗәләре һәм укытуның инновацион методикаларын куллану.
Мәктәп грант акчаларын педагогларның хезмәт хакына (штаттан тыш акчаларны да кертеп), җиһазлар һәм уку материаллары сатып алуга (сумманың 20% тан артыграк түгел), шулай ук кайбер башка мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтә алачаклар.
Грант алган мәгариф учреждениесе максатларга ирешү һәм акчаларны куллану турында хисап тотарга тиеш булачак. Шартларның үтәлешен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тикшереп торачак.
Фото: freepik.com
Комментарийлар