Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәй» торак комплексындагы мәктәп төзелеше 75% ка башкарылган

Татарстан башкаласында «Җәй» торак комплексындагы мәктәп төзелеше 75% ка башкарылган. 1 сентябрьгә Таҗетдинов урамындагы яңа белем бирү учреждениесе 1224 укучыны кабул итәчәк.

Булачак мәктәпнең мәйданы 24,5 мең кв. м. тәшкил итәчәк. Аның дүрт катында 74 сыйныф урнаштырылачак, шуларның 20се башлангыч мәктәп өчен. Физик культура белән шөгыльләнү өчен беренче һәм икенче катларда спорт заллары оештырыла.

Мәктәпнең икенче катта  552 урынлык актлар залы урнашачак.

Эшчеләр мәктәп яны территориясен 50% ка төзекләндергәннәр. Биредә балалар өчен йөгерү юллары булган футбол кыры, баскетбол һәм волейбол уйнау зоналары барлыкка киләчәк. Шулай ук ике балалар мәйданчыгын төзекләндерү планлаштырыла.

Мәгариф учреждениесе «Яшьләр һәм балалар»милли проекты буенча төзелә.

Эшчеләр мәктәп яны территориясен 50% ка төзекләндергәннәр. Биредә балалар өчен  футбол кыры, баскетбол һәм волейбол уйнау зоналары барлыкка киләчәк. Шулай ук ике балалар мәйданчыгын төзекләндерү планлаштырыла.

Мәгариф учреждениесе «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча төзелә.

Фото: Марат Мугинов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ