Милли мәгариф сагында. «Мәгариф. Татар теле» нең март саны дөнья күрде
«Мәгариф. Татар теле»нең 2026 елгы беренче санын әзерләдек.2014 елдан электрон журнал булып дөнья күргән, 2016 елның мартында кәгазьгә басылып укучы хозурына ирешкән басманың да дистә еллык тарихы бар. «Мәгариф» журналы – Татарстандагы барлык укытучыларның уртак басмасы, универсаль педагогик журнал саналса, «Гаилә һәм мәктәп» – тәрбия мәсьәләләрен колачласа, «Мәгариф. Татар теле» – татар теле белгечләре өчен махсуслашкан, татар телен укытуда нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлтелгән фәнни-методик журнал булып тора. Без аны мөхтәрәм укучыларыбыз, сезнең белән берлектә чыгарабыз, авторларыбыз – тел белгечләре, галимнәр һәм практик укытучылар, тәрбиячеләр.
30 еллар элек татар теле мәҗбүри фән булып кертелде, беренче милли гимназияләр ачылды. Аннан дөнья үзгәрде, милли мәгариф системасы да үзгәреш кичерде. Бүген Казанда татар теле ничек яши? Бу санны без нәкъ менә шул турыда сөйләшүдән башладык. Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча баш белгече, 46 еллык хезмәт стажы булган Рәйханә Әмин кызы Баһавиева белән әңгәмә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Моннан тыш, журналыбызда“Татар теле һәм әдәбият укытучылары ассоциациясенең хезмәттәшлек платформасы”, “Тәрбия өлкәсендә татар мәгърифәтчеләренең роле”, “Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре нигезендә тәрбия программасы” һәм башка күп кенә кызыклы язмалар, дәрес эшкәртмәләре һәм сценарийлар белән таныша аласыз.
Укырга: https://magarif-uku.ru/documents/magarif-tatar-tele-mart-2026





Комментарийлар