Остазыбызны искә алып
Татарстан журналистикасы дөньясы бу көннәрдә Казан университетының журналистика факультетына нигез салучы күренекле остазыбыз, күп буын матбугат әһелләренең «атасы» булган Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамовның тууына 90 ел тулуны зурлап билгеләп үтә. Бу уңайдан башкалабызда шактый гына чаралар уздырылды. Остазга багышланган Халыкара медиафорум шуның ачык чагылышы.
Җомга көнне Флорид Әгъзамов соңгы көннәренә кадәр яшәгән, башкалабызның Чистай урамындагы йортның диварына урнаштырылган мемориальтактага чәчәкләр куелды. Чарага җыелган дистәләгән мәгълүмат чаралары әһелләре алдында “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Ш.М. Садыйков чыгыш ясады һәм остазыбыз турында җылы хатирәләре белән уртаклашты, Флорид аганың журналистика дөньясына керткән өлешен билгеләп үтте. Чарада катнашкан һәм чыгыш ясаган һәркем заманның бөек шәхесе булган, эчкерсез зат булып күңелләрдә сакланып калган Флорид Имамәхмәт улы турында истәлекләрен җиткерде. Остабыз истәлегенә мемориаль тактага тере чәчәкләр куелды.
Аннан соң чара Казан фелдераль университетының, Нужин урамында урнашкан журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең, Флорид Әгъзамов исемендге аудиториясендә Түгәрәк өстәл форматында дәвам итте. Анда катнашучлыр остаз турында җылы хатирәләре белән уртаклашты, аның республикабыз журналистикасын үстергә керкән өлешен югары бәяләде.
Фәрит Нурмөхәммәтов
Автор фотолары





Комментарийлар