Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда бердәмлек ифтары узды

Казанда Дагыстан ифтары булып узды. Аны Кавказ Республикасының Татарстандагы вәкиллеге «Бердәмлек ифтары — 2026» исеме билгеләп оештырды.

Дагыстанның Татарстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Мөхәммәт Мөслимов билгеләп үткәнчә, республиканың үзенчәлеге аның күпмилләтле булуында. Аның сүзләренә караганда, төбәктә төрле телләрдә сөйләшүче 38 халык яши, әмма шуңа да карамастан, алар тату яшиләр.

Исегезгә төшерәбез, Казанда ай дәвамында төрлеформатта ифтарлар уздырыла тора. Мәсәлән,Вайнах ифтары 1944 елда чеченнар һәм ингушлар депортациясенең 82 еллыгына багышланган иде. Шулай ук Иран Генераль консуллыгы үткәрде.

Авыз ачу мәҗлесендә дагыстанлыларны гына түгел, башка халык вәкилләрен дә чакырылган иде.Татарстанда Ингушетиянең Тулы вәкаләтле вәкиле Әмир Хашиев, телләр аермасына карамастан, Кавказ халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм кухнясы күп яктан охшашлыгына басым ясады. 

Шуны да искәртеп узарга кирәк, 2026 ел Россия Президенты тарафыннан Халыклар бердәмлеге елыдип игълан ителде. Дагыстан ифтары Татарстанда яшәүче халыкларының берәмлегенә мисал булып тора.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ