«Киләчәк һөнәрләре» фотоконкурсына гаризалар кабул ителә
Көллият һәм техникум укучылары арасында «Киләчәк һөнәрләре» дип исемләнгән нәфис фотографияләр конкурсы старт алды.
Фотоэшләр 24 номинациядә бәяләнәчәк, алар арасында – «Атом тармагы», «Тимер юл транспорты», «Робот техникасы индустриясе», «Мәгълүмати технологияләр», «Сәнгать һәм креатив индустрия», «Клиник һәм профилактик медицина» һәм башкалар.
Конкурска өч жанрда төшерелгән фотолар кабул ителә: индустриаль фотография, портрет һәм репортаж. Һәр номинациядә экспертлар берәр җиңүчене сайлап алачак.
Гаризалар 2026 елның 27 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: экспертум.рф.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты





Комментарийлар