Апаста балалар өчен пансионат ачыла
«Ярдәм» хәйрия фондында Рамазан ае буена ифтар мәҗлесләре оештырыла. Кичәгесендә журналистлар да катнашты. Дини мәҗлес барышында Татарстанның Апас районында дини пансионат ачылу турында да әтрафлы мәгълүмат бирделәр.
Ифтарда “Ярдәм” фонды советы рәисе Илдар Баязитов та катнашты. Хәзрәт үз чыгышында ифтарның, төрле язмышлы кешеләрне уртак рухи кыйммәтләр тирәсенә берләштерүче вакыт буларак, аерым кыйммәтен билгеләде.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, «Ярдәм» мәчете көн саен ифтарда 2 меңнән артык кешене авыз ачтыра. “Күпчелек ланч-бокслар итеп таратыла. “Ярдәм” фонды 2002 елдан бирле шундый ифтарлар оештыра, ел саен аларның масштабы киңәя бара. Әле без 2 меңгә өстәп. «Сөләйман»да – 200, Балтач районы Бөрбашта 100 ләп кешегә ифтар әзерлибез. Киләчәктә Апаста да өстәлер”, – дип көтелә диде хәзрәт.
«Заһретдин» пансионаты – «Ярдәм» фондының яңа проекты. Бу проект турында да әтрафлы мәгълүмат бирелде. Проект татар телен һәм татар дин белгечләре тарихын тирәнтен өйрәнеп, яшьләргә рухи‑әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куя. Пансионат 40 ка якын баланы сыйдырачак, өстенлек малайларга биреләчәк. Финанслау хәйрия фонды хисабына башкарыла. Апас районында «Хәҗәр» рухи-әхлакый үзәге директоры Айназ хәзрәт Сафиуллин сөйләгәнчә, әлеге өч катлы бина Апаста салынган. Апрель аенда журналистлар өчен махсус пресс-тур уздырырга да ниятлиләр. Киләчәктә мондый пансионатлар башка районнарда да ачылырга мөмкин – инициатива белдерүче районнар бар икән.





Комментарийлар