Казанда эбру сәнгате тәкъдим ителә
Эбру – кәгазь бизәү сәнгатенең бер төре. Иң зур популярлыкны Госман солтаннары сараенда алган һәм мөһим документларны ялганнан саклау өчен кулланылган. Соңыннан эбру мөстәкыйль сәнгать төре булып китә һәм Ислам дөньясында киң тарала. Бу техниканың асылы шунда ки, рәссам рәсемне суда эреми торган буяулар белән ясый, ә алар кушылып, гаҗәеп бизәкләр барлыкка китерә, һәм шуннан соң гына су рәсеме кәгазьгә күчерелә.
Аллаһы Тәгаләнең гүзәл исемнәренә һәм «уау» һәм«алиф» хәрефләрен язуның сакраль символикасына багышланган эбру һәм каллиграфия бер-берсен тулыландыралар. Каллиграф эше нигезендә өслектә эбру күчерү өчен трафарет ясала: яфрак кипкән саен, бер үк кәгазьгә берничә катлам буяу салына.
16 май көнне Кол Шәриф мәчете галереясында Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ярдәмендә «Хикмәт Барутчугил: су һәм каләм гармониясе» традицион төрек техникасы эшләреннән күргәзмә ачылачак.
Хикмәт Барутчугил эбру йортына (Истанбул) нигез салучы һәм директоры, мимара Синан нәфис сәнгать университеты (Истанбул, Төркия) академигы, Төркиянең милли сарайлары белән идарә итү Киңәшчесе.
Күргәзмәдә 2010–2022 елларда танылган эбру остасы тарафыннан эшләнгән 43 эш тәкъдим ителәчәк.
Хикмәт Барутчугил Казан тамашачысына билгеле инде, ләкин бу юлы тамашачыларны яңа техника һәм яңа образлар көтә. Кол Шәриф мәчете галереясында тукымадан эшләнгән эбру, шулай ук каллиграфияле эбру – коллажлар тәкъдим ителәчәк.
Комментарийлар