Россиядә мәктәп формасының дәүләт стандартын расладылар
Россиядә мәктәп формасы өчен дәүләт стандарты (ГОСТ) расланды. Ул 2025 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк. Документ Росстандарт сайтында бастырылган.
Дәүләт стандарты буенча мәктәп формасы затлы, эстетик булырга тиеш. Ул шулай ук асоциаль формаль булмаган яшьләр берләшмәләре символикасын, шулай ук хокукка каршы тәртипне пропагандалаучы символиканы үз эченә алмаска тиеш. Мәктәп формасында дәүләт (патриотик) символикасын һәм геральдикасын урнаштыру тәкъдим ителә. Моннан тыш, аның белем бирү оешмасында кулланыла торган аергыч билгеләре дә булырга мөмкин: эмблемалар, нашивкалар, символикалы фурнитура, шрифт-график элементлар белән тасма һәм башка декоратив элементлар.
Форманы эшлекле стильдә тегү тәкъдим ителә. Ул укучылар өчен уңайлы булырга тиеш. Дәүләт стандарты буенча мәктәп формасының төп элементларына блузка, жакет, пиджак яки блейзер, кардиган, джемпер, свитер яки водолазка, күлмәк, күлмәк-сарафан, итәк, чалбар, шорты, комбинезон яки ярым комбинезон керә.
Комментарийлар