30 июнь 2025 яңалыклары
-
«Елмай» паркында гаилә бәйрәме узачак
Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары 1-8 июль көннәрендә «Гаилә атналыгы» шигаре астында узачак. Татарстанлылар һәм республика кунаклары өчен урам концертлары, викторина, мастер-класслар, күргәзмәләр шәһәр һәм район парклары, китапханә, музей, мәдәният йортларында үтәчәк. Гражданлык актларын теркәү бүлекләренең һәммәсендә язылышу, үрнәк парларны котлау тантаналары оештырылачак дип белдерде журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова. Аның сүзләренчә, «Гаилә атналыгы» проекты республиканың бөтен гаилә категориясен колачлаячак.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Россиядә мәктәп формасының дәүләт стандартын расладылар
Россиядә мәктәп формасы өчен дәүләт стандарты (ГОСТ) расланды. Ул 2025 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк. Документ Росстандарт сайтында бастырылган.
-
Татарстаннан 277 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда 100 балл җыйган
2024 ел белән чагыштырганда, 2025 елда Татарстанда математиканың профиль дәрәҗәсеннән БДИ тапшыручылар саны 1317 укучыга, физикадан – 400 укучыга, химиядән – 218 укучыга, биологиядән 111 укучыга арткан.
-
«Ут эчендә татар кызлары»
Узган атнада, 26 июнь көнне, Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба районының үзәкләштерелгән китапханәсе бинасында «Ут эчендә татар кызлары» дип исемләнгән чара үтте. Ул «Без тарихта эзлебез» иҗади-эзләнү конференциясенең бер юнәлеше буларак тәкъдим ителде. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы, Татарстан Язучылар берлеге белән бергә үткәрелүче әлеге чарада «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, оешманың Балтач, Арча, Мамадыш, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе, Саба районнары вәкилләре, башкала кунаклары катнашты.