«Ут эчендә татар кызлары»
Узган атнада, 26 июнь көнне, Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба районының үзәкләштерелгән китапханәсе бинасында «Ут эчендә татар кызлары» дип исемләнгән чара үтте. Ул «Без тарихта эзлебез» иҗади-эзләнү конференциясенең бер юнәлеше буларак тәкъдим ителде. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы, Татарстан Язучылар берлеге белән бергә үткәрелүче әлеге чарада «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, оешманың Балтач, Арча, Мамадыш, Зәй, Чистай, Балык Бистәсе, Саба районнары вәкилләре, башкала кунаклары катнашты.
Саба районының үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре конференция кунакларын халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган театральләштерелгән чыгыш белән каршылады. Марат Әмирхановның «Бибимәмдүдә абыстай» әсәренә нигезләнгән «Җаннарга уелган, сагышка төрелгән бу бөек Тукайның язмышы... » дип исемләнгән әдәби чыгыш китапханә бинасы янында булдырылган «Тукай паркы»нда үтте. Шунысы игътибарга лаек: китапханә хезмәткәрләре китап укучыларны җәлеп итү максатында саллы эш алып бара, биредә балалар, яшьләр һәм өлкән буында китапка карата кызыксынуны замана алымнары аркылы уяталар. Район җирлеге укучыларын гына түгел, хәтта Татарстаннан читтә яшәүче якташларын да үз проектларына җәлеп итә беләләр. Конференциягә килүчеләр, китапханә эчтәлеге белән танышканда, әнә шуңа игътибар иттеләр. Заманча китапханә бинасы буенча экскурсиядә булып, китапханәнең саллы проектлары белән танышканнан соң, конференция катнашучылары аның төп өлешенә – «Ут эчендә татар кызлары» юнәлеше буенча чыгыш ясаучыларны тыңларга җыелды. Конференцияне Саба районы башлыгы Рәис Минниханов башлап җибәрде. Ул хатын-кызның гаиләдәге, җәмгыятьтәге ролен ассызыклап, Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр ил кызларының фидакярлеге турында әйтеп узды. Саба районыннан 120 хатын-кыз дошманга каршы көрәшкә күтәрелгәнлеген билгеләп үтте. Район башлыгы фикеренчә, бүгенге хатын-кызның нәфис иңнәренә шулай ук зур бурычлар йөкләнгән, шуларның берсе – телне, милләтне саклау. «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, үз чыгышында Саба районы җирлегенең оешма проектларын хуплап, аларны оештыруда ярдәм итүен әйтте, хакимият башлыгына рәхмәтен белдерде. Шул исәптән агымдагы чараны оештыруда тырышлык күрсәткән Саба районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Ләйсән Билаловага, үз эшләренең осталары булган китапханә системасы китапханәчеләренә югары бәя бирде.
Конференция барышында чыгыш ясаучылар үз төбәкләреннән булган батыр хатын-кызлар турында горурланып сөйләделәр, эзләнү эшләренең нәтиҗәсе белән таныштырдылар. Араларында сокланырлык та, тетрәндерерлек тә язмыш ияләре бар иде. Чара ахырында, Кадрия Идрисова тәкъдиме белән, бу юнәлештә китапханә бинасында хәтта махсус почмак та булдырырга уйладылар. Аеруча кызыклы чыгыш ясаучылар Кадрия Рәис кызы Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин кулыннан диплом һәм бүләкләр алды, һәр катнашучыга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Ватанны саклаучылар елы уңаеннан уздырылган районкүләм «Җиңү кулъяулыгы» бәйгесе җиңүчеләрен, «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең Гран-при иясе Илзат Хуҗинны, «Ак калфак» оешмасы уздырган чараларны оештыруда актив катнашкан Саба «Ак калфак» оешмасы әгъзаларын, «Утлы еллар кайтавазы» әдәби марафоны катнашучыларын котладылар. Соңрак конференция катнашучыларына Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар», Шамил Рәкыйповның «Кызлар-йолдызлар», Гомәр Бәшировның «Намус» әсәрләре буенча өзекләр тәкъдим ителде. Алар барысы да хатын-кызларның Бөек Ватан сугышында фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыкларына багышланган иде.
Чаралар дәвамы булып, Саба туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Заманча музей белән танышканнан соң, кунаклар Саба районының Иләбәр авылына юл тотты. Казан ханлыгы чорында яуда иң соңгы җимерелгән Өтернәс шәһәрлеге, тарихи Калатау итәгендә кунакларны Иләбәр авылы халкы каршы алды, алар үз авылларының үткәне, бүгенгесе белән таныштырды. Кыйблага карап агучы «Гөлфия» чишмәсе аерым игътибарга лаек иде. «Игенче» хуҗалыгының җитәкчесе Алмаз Зарипов әлеге чишмәнең әбиләре Гөлфия Зариповага багышланган булуы хакында сөйләде. Дүрт улны тәрбияләп үстергән ана турында истәлекләрне саклаучы күргәзмә белән таныштырды. Сәгыйть абый белән Гөлфия апаның хезмәт юлы авыр сугыш елларында башлана. Гомер буе берсе шофер, икенчесе терлекче булып, туган авылларында хезмәт куялар. Гөлфия апа «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденына ия булган, үз үрнәгендә балаларын, оныкларын тәрбияләгән. Бүген ананың тәрбия җимешләре – уллары, оныклары Саба җирлегендә тырышлык куеп хезмәт итә, үрнәк булып тора. Гөлфия апаның мунча себеркесен җыярга яратуын белгән авылдашлары, бу көнне аның истәлегенә «Печәнлектә миллек бәйләү өмәсе»н күрсәттеләр.
Язма Саба районы үзәк китапханәләр системасы җитәкчесе Ләйсән Билалова белән берлектә әзерләнде.
Фотолар: китапханә архивыннан
Комментарийлар