Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь язучылар мәктәбе

5 майда «Яңа исем» иҗат лабораториясе әгъзалары өчен Россия ислам институтында түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашуның темасы «Язучы, шагыйрьләрнең әсәрләрендә дини мотивлар» дип билгеләнеп, борчыган актуаль сорауларны уртага салып сөйләшүгә корылган иде. Түгәрәк өстәлдә фикер алышу, каләм ияләренә киңәшләрен бирү өчен, галимнәр һәм мөгаллимнәр, язучылар чакырулы иде. Барлык катнашучыларны Россия ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры, филология фәннәре кандидаты, доцент Рафис Закиров сәламләде.

Олпат язучы, күп яшь язучыларның остазы Ләбиб Лерон үзе дә әсәрләренә хәзер башка күзлектән каравы – дини үлчәм аша уздыруы турында сөйләде:

– Әбиләр «Әл-пи-ти-сиеңне онытма», ягъни бисмиллаңны онытма дип үстерделәр анысы. Ләкин дини белемнең җитмәвен соңрак тоемлый башладым. 2000 елларда яңа гадәтем барлыкка килде: язар алдыннан ак кәгазь почмагына гел «Бисмилла»ны язып куям. Бу иң элек үзем өчен кирәк, начар уйлар, начар сүзләр языла күрмәсен дигән теләгем. Элегрәк елларда дини белемем булса, кайбер әйберләрне язмаган булыр идем дим, тик кабаттан бастыру мөмкин түгел. Яздыңмы – мәңгегә кала. Яшьләрдә үлем темасы, пессимистик рух көчле. Һәр яшь язучы узадыр моны. Миндә дә булды ул. Тик артык мавыкмасыннар иде дип киңәш итәм. Язылган шигырь чынга да ашарга мөмкин. Сүзеңне үлчәп әйтергә өйрәнергә кирәк.

Сүз көч турында сөйләшкәндә, Ләбиб Лерон фикере белән тарих фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы доценты Роберт Шәңгәрәев тә килешә. «Һәр сүзебез белән Аллаһ безне сыный. Тегеләй эшләргә кирәк, болай эшләргә кирәк, дип кешене өйрәтеп, шундый рухтагы язмалар иҗат итәбез, әмма үзебез шуны үти алмыйбыз икән – менә кайда ул сынау. Тәүбә итәргә, кире чигенергә мәҗбүр булабыз», – ул.

Әдәби әсәрләрдә, шигърияттә дини темалар күтәрелүе татар әдәби мирасы өчен яңалык булмавын ассызыклады остаз һәм язучы Ландыш Әбүдарова: «Әдәбиятыбызның соңгы 100 елын гына дөньяви дип атап була, аңа кадәр язылганы дини-дидактик әдәбият бит! Димәк, дин белән әдәбият аерылгысыз булган. Герое – камил инсан. XX гасырда дөньявиләшү башланса да, әдәп-әхлак төшенчәләре, камил инсан геройлар, дини мотивлар шул ук бит. Диннән аерылу һәм әкренләп кире кайту баскычларын күзәтәбез. Бүгенге әдәби мәйданда сүз әйтү өчен әдәбият тарихын белү, гыйлем өстәү кирәк».

Казан ислам университетының гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Айдар Карибуллин исә популяр булу өчен әхлаксызрак булып күренергә тырышучыларның күбәюенә борчылуын белдерде: «Әхлаксызлык нормага кереп, шуны хәтта дин белән дә бәйләп төшерелгән контент үсешкә илтми инде. Бу әйбер язучыларның әсәрләренә дә килеп керә күрмәсен иде дип борчылабыз. Ә мәйданга хәзер социаль челтәрләрдә тәрбияләнгән яшьләр килә. Язучы-шагыйрьләр дә үз кичерешләрен башкаларга җиткерү, тәэсир итү өчен иҗат итә бит. Әлеге тәэсир хайп дәрәҗәсендә булмасын, югары әхлаклы әсәрләр иҗат ителсен иде. Дини гыйлем кешене чикләми, киресенчә, фикер, иҗат мөмкинлекләрен киңәйтә генә бит. Иң төп өч хата турында хәтерләсен иде язучылар:

1. Аллаһны образга әверелдерү, дөньяви сыйфатлар бирү. Янәсе ул күктә оча. Утырып тора һ.б.

2. Лексикологик хаталар. Коръәнме-Куръәнме? Алламы-Аллаһмы-Ходаймы?

3. Мәгънәви хаталар. Әйтик, егет кызга мәхәббәт аңлатканда, мин сине Аллаһны яраткандай яратам, дип әйтү хиснең көчен аңлатса да, дини яктан дөрес булмаячак. 

Диндә ваклыклар юк. Чөнки без әсәрләрдәге юк кына хата белән дә ислам динебез өчен җаваплы».

Филология фәннәре кандидаты, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы мөдире Венера Гарипова-Хәсәншина нәкъ менә шул хаталарны булдырмау максатыннан хезмәт куючы галимнәрнең берсе. Бүгенге көндә дини терминнар сүзлеген әзерлиләр. «Нефтьчеләр тормышы турында язылган әсәрләрне генә искә төшерегез әле. Язучылар нефть чыккан төбәкләрдә яшәп, эшнең һәр этабын, эшчеләрнең тормышын өйрәнеп, әлеге теманың белгече булып җитлеккәч кенә иҗатка керешкәннәр бит. Мөсәгыйть Хәбибуллин, Нурихан Фәттах кебек олпат язучыларның тарихи романнарын алыгыз. Кулга каләм алганчы никадәр тарихны барларга кирәк! Дини мотивлар турында сүз алып барабыз икән, һичъюгы әсәргә кертеләчәк материал буенча белем алу тиешле. Бу ачыш түгел, нигезле эш үзенчәлеге бит инде», – диде ул.

 БЕЛЕШМӘ

«Яңа исем» әдәби лабораториясенең эшчәнлеге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә быел өченче тапкыр тормышка ашырыла. Биредә 14 яшьтән алып каләм тибрәтүчеләр ел дәвамында остазлар (Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Гөлүсә Баттал, Ландыш Әбүдарова, проектның кураторы – Гөлүсә Закирова) белән бергәләп, тәҗрибә туплый, сәяхәтләрдә, түгәрәк өстәлләрдә күзаллау һәм гыйлем офыкларын киңәйтә.

Быел 100 гә якын гариза кабул ителгән, араларыннан 60 шәкерт проектта катнаша. 

Быел эш форматы бераз үзгәргән, татар әдәбияты һәм матбугатына зур өлеш керткән татар интеллигенциясе вәкилләре, меценатлар, мәгърифәтчеләр кебек күренекле шәхесләрне барлаганнар. Максатлары – татар халкының әнә шундый милләтпәрвәр һәм дәрәҗәле шәхесләре үрнәк итү, горурлык хисләре тәрбияләү, тетрәндергеч язмышлардан гыйбрәт алу. Шул нисбәттән Кукмараның Мәчкәрә мәчетендә, Чистайның Камалия йортында очрашуларда катнашалар, Марий Элдагы Суслонгер хәрби лагерена әдәби сәфәргә чыгалар. Нәтиҗәдә өр-яңа әсәрләр туарга тиеш. 

«Яңа исем» иҗат лабораториясе кысаларында  өч ел дәвамында туган яңа әсәрләр тупланган өч альманах дөнья күрде: «Казансу», «Чулман», «Агыйдел».

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ