Әлмәттәге 5 нче гимназиягә капиталь ремонт ясала
Әлмәт шәһәрендәге 5 нче гимназия бинасында капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Гомуми мәйданы 2,7 мең квадрат метр булган объектта электр һәм аз токлы системалар яңартыла, инженер-техник челтәрләр алыштырыла, бүлмәләр төзекләндерелә.
Моннан тыш, мәктәп өчен яңа җиһаз кайтарылачак. Хәзерге вакытта объектның әзерлек дәрәҗәсе 25 процент тәшкил итә. Гомуми белем бирү учреждениесен яңарту «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы кысаларында алып барыла.
Искәртеп узыйк, 2026 елда Татарстанның 18 муниципаль берәмлегендә урнашкан 36 мәктәптә капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.





Комментарийлар