Татарстаннан 277 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда 100 балл җыйган
2024 ел белән чагыштырганда, 2025 елда Татарстанда математиканың профиль дәрәҗәсеннән БДИ тапшыручылар саны 1317 укучыга, физикадан – 400 укучыга, химиядән – 218 укучыга, биологиядән 111 укучыга арткан.
Кагыйдә буларак, мәктәптә техник һәм табигый-фәнни фәннәрне тирәнтен өйрәнгән чыгарылыш сыйныф укучылары математика (профиль дәрәҗәсе), физика, химия, биология буенча БДИдан уртача 70+ һәм 80+ баллар җыйган.
БДИ-2025 нәтиҗәләре турында белешмә:
Математикадан (профиль дәрәҗәсе) имтиханны 8562 укучы тапшырган (2024 елда – 7245). Уртача балл – 68,68 (2024 елда – 71,24). 170 укучы 27 баллга минималь бусаганы үтмәгән. БДИдан 100 баллны 11 чыгарылыш сыйныф укучысы алган (2024 елда – 49).
Физикадан БДИны агымдагы елда 2494 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2024 елда – 2094). Уртача балл – 63,94 (2024 елда – 68,44). Минималь бусаганы 36 баллдан 29 (1,16%) чыгарылыш сыйныф укучысы үтмәгән. Физикадан 100 баллны 9 чыгарылыш сыйныф укучысы алган (2024 елда – 20).
Химиядән БДИны 2154 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган (2024 елда – 1936). БДИның уртача баллы – 69,43 (2024 елда – 67,57). Йөз балл җыючылар саны – 114 (5,3%) (2024 елда – 49). Минималь бусаганы 36 баллны 149 (6,93%) катнашучы үтмәгән.
Быел 2599 чыгарылыш сыйныф укучысы биологиядән БДИ тапшырган (2024 елда – 2488). Уртача балл – 61,24 (2024 елда – 60,87). Минималь 36 балл бусагасын 231 (8,90%) чыгарылыш сыйныф укучысы узмаган. Биологиядән 100 баллны 3 укучы җыйган (2024 елда – 4).
Хәзерге көндә Татарстаннан 277 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда 100 балл җыйган: 11 укучы – ике фәннән 200 балл, 266 укучы бер фән буенча 100 балл алган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар