Логотип Магариф уку
Цитата:

«Елмай» паркында гаилә бәйрәме узачак

Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары 1-8 июль көннәрендә «Гаилә атналыгы» шигаре астында узачак. Татарстанлылар һәм республика кунаклары өчен урам концертлары, викторина, мастер-класслар, күргәзмәләр шәһәр һәм район парклары, китапханә, музей, мәдәният йортларында үтәчәк. Гражданлык актларын теркәү бүлекләренең һәммәсендә язылышу, үрнәк парларны котлау тантаналары оештырылачак дип белдерде журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова. Аның сүзләренчә, «Гаилә атналыгы» проекты республиканың бөтен гаилә категориясен колачлаячак.

Башкалада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган төп бәйрәм чаралары 5 июль көнне «Елмай» паркында уздырырга ниятлиләр. Биредә шәҗәрә күргәзмәләре, лекторийлар, шулай ук шәҗәрә төзү буенча махсус мастер-класслар оештырылачак. Бу хакта «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестиваленең режиссеры Лилия Гәрәева сөйләде. Балалар өчен Сабан туе, спорт, «Дәү әнидә кунакта»мәйданчыклары да «Елмай» паркында эшлиячәк. Гаилә турында бәйрәм рәсеме өчен һәр балага бүләк тә каралаган, дип белдерә оештыручылар.

Шулай ук биредә 12 парны «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләр белән бүләкләү тантанасы үтәчәк. Сүз уңаеннан, республика буенча бу бүләккә лаек булган 70 парны котларга ниятлиләр. Танылган артислар, иҗат коллективлары һәм Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хорының чыгышы да көтелә. Бәйрәм чаралары көндезге 11.00 алып кичке сигезгә кадәр дәвамитәчәк. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ