Югары уку йортларына кабул итү таләпләренә үзгәрешләр кертелде
Быелдан югары уку йортларына кабул итү таләпләренә үзгәрешләр кертелде. Яңалыклар турында Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Аның сүзләренчә, Быелдан башлап югары уку йортларына кабул итү тәртибе РФ Фән һәм югары белем министрлыгының Яңа боерыгы белән регламентлана. Ул 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Гадәттәгечә, кайбер аспектлар буенча кабул итү тәртибе – уку йортының эчке кагыйдәләренә нигезләнеп җайга салу өчен калдырыла. Быел бюджет формасына керү өчен аттестатның төп нөсхәсе урынына бер вузга керү турында ризалык бирү дә җитә. Документларны һәркайсы уку йортына һәм биш белгечлеккә тапшырырга мөмкин.
2025 елда югары уку йортларына кабул итү кампаниясе үзенчәлекләренә багышланган брифинг эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм югары уку йортлары ректорлары катнашты.
Татарстанның 45 югары уку йорты абитуриентлардан гаризалар кабул итә. Быел иң күп бюджет урыннары инженер-техник әзерлек юнәлешләренә һәм педагогикага бүленгән.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Татарстанның югары уку йортларына бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча бюджет нигезендә укырга кабул итү өчен 23,1 меңнән артык урын бүлеп бирелгән. Шул исәптән 413 урынны дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары алган.
Автор фотолары
Комментарийлар