Логотип Магариф уку
Цитата:

“Шәҗәрә бәйрәме” – буыннар чылбырын ныгыта

Казанда 5 июльдә V тапкыр “Шәҗәрә бәйрәме” гаилә фестивале оештырылачак. Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара башкалабызның Кремль Яр буендагы “Елмай” паркында үтәчәк.

Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча урынбасары, Казан Аксакаллар шурасы рәисе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов хәбәр иткәнчә, әлеге проектның максаты – буыннар чылбырын барлау һәм ныгыту, җиде буын бабайларның тарихын өйрәнү һәм үз нәсел тарихыңны белергә омтылыш ясау.

Ачык һавада уза торган фестиваль гаилә гореф-гадәтләрен, тарихи мирасны барларга менә дигән мөмкинлек бирәчәк. Чөнки биредә төрле мәйданчыклар, белем-агарту нокталары да эшләячәк. Тәҗрибәле экспертлар төрле халыкларның гаилә йолалары, нәсел мирасын өйрәнү турында кызыклы лекцияләр укыячак. Ә интерактив мәйданчыкларда мавыктыргыч күңел ачу чаралары һәм татар килене нинди булырга тиешлеген өйрәтәчәкләр. Шәҗәрәләр күргәзмәсе, Балалар мәйданчыгы, хәләл маркет һәм зур концерт программасы беркемне дә битараф калдырмас, дип ышандыра проектны тормышка ашыручылар.

Фестиваль барышында катнашучылар арасында лотерея уйнату да каралган. Төп приз – Казан үзәгендәге “Ногай” һ.б. кунакханәләргә ике кешелек юллама.

5 июльдә узачак “Шәҗәрә бәйрәме” фестивалендә Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре нәсел тарихын өйрәнү серләре белән дә уртаклашачак.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ