16 май 2025 яңалыклары
-
Федераль исемлеккә 104 яңа дәреслек кертелде
РФ Юстиция министрлыгы Мәгариф министрлыгының 2025 елның 1 апрелендәге укыту китапларының федераль исемлеген яңарту турындагы приказын теркәде. Исемлеккә башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү өчен 104 яңа уку әсбабы кертелде.
-
Казанда эбру сәнгате тәкъдим ителә
Эбру – кәгазь бизәү сәнгатенең бер төре. Иң зур популярлыкны Госман солтаннары сараенда алган һәм мөһим документларны ялганнан саклау өчен кулланылган. Соңыннан эбру мөстәкыйль сәнгать төре булып китә һәм Ислам дөньясында киң тарала. Бу техниканың асылы шунда ки, рәссам рәсемне суда эреми торган буяулар белән ясый, ә алар кушылып, гаҗәеп бизәкләр барлыкка китерә, һәм шуннан соң гына су рәсеме кәгазьгә күчерелә.