10 март 2026 яңалыклары
-
Милли мәгариф сагында. «Мәгариф. Татар теле» нең март саны дөнья күрде
«Мәгариф. Татар теле»нең 2026 елгы беренче санын әзерләдек.2014 елдан электрон журнал булып дөнья күргән, 2016 елның мартында кәгазьгә басылып укучы хозурына ирешкән басманың да дистә еллык тарихы һәм бар. «Мәгариф» журналы – Татарстандагы барлык укытучыларның уртак басмасы, универсаль педагогик журнал саналса, «Гаилә һәм мәктәп» – тәрбия мәсьәләләрен колачласа, «Мәгариф. Татар теле» – татар теле белгечләре өчен махсуслашкан, татар телен укытуда нәтиҗәлелекне арттыруга юнәлтелгән фәнни-методик журнал булып тора. Без аны мөхтәрәм укучыларыбыз, сезнең белән берлектә чыгарабыз, авторларыбыз – тел белгечләре, галимнәр һәм практик укытучылар, тәрбиячеләр.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Россия вузларында өч фән төп курслар исемлегенә керәчәк
Яңа югары белем моделенең социаль-гуманитар үзәгенә өч фән кертеләчәк. Алар барлык юнәлешләрдә укучы студентлар өчен мәҗбүри булачак. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Сәләтле җәй»гә әзерлек бара
Республикабыздагы «Сәләт үзәге» ел саен талантлы яшьләрнең җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп оештырып килә. Сәләт сменасында 7 –18 яшькә кадәрге күп өлкәләрдә уңышларга ирешкән балалар һәм яшүсмерләр катнаша.




