«Сәләтле җәй»гә әзерлек бара
Республикабыздагы «Сәләт үзәге» ел саен талантлы яшьләрнең җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп оештырып килә. Сәләт сменасында 7 –18 яшькә кадәрге күп өлкәләрдә уңышларга ирешкән балалар һәм яшүсмерләр катнаша.
«Сәләтле җәй – 2026» кысаларында гадәттәгечә профильле сменалар, «Болгар –Туган тел» төбәкара палатка сменасы, «Сәләт» XV Халыкара яшьләр мәгариф форумы үткәрү күздә тотыла. Быел «Сәләт»кә 3500дән артык бала килер дип көтелә. Һәр сменаның үз юнәлеше, махсус әзерләнгән белем бирү программасы, иҗади һәм спорт чаралары, кызыклы шәхесләр белән очрашулар бар, – дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы.





Комментарийлар