20 июнь 2025 яңалыклары
-
Күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән
2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән. 500әр млн сум су белән тәэмин итүгә һәм юллар төзүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.
-
Муниципаль ярдәм чаралары
Бүген Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 16 юнәлеш буенча 2 712 муниципаль ярдәм чарасы билгеле. Моннан тыш, тыныч тормышка кайткан сугыш ветераннарын да төрле яклап кайгырталар. Татарстан хәрбиләренә һәм аларның гаиләләренә муниципаль ташламалар, шул исәптән, социаль ярдәм чаралары муниципаль берәмлекләр тарафыннан кабул ителгән карарлар ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аларның һәркайсы, ТР Юстиция министрлыгында хокукый экспертиза үтеп, дәүләт регистрына теркәлгән.
-
Минималь хезмәт хакы күләме арта. Кайчан һәм ничә сумга?
Киләсе елда инималь хезмәт хакы күләме 27 меңнән артык булачак, дип көтелә.
-
Кабул итү компаниясе старт алды
20 июнь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2025 елга кабул итү кампаниясе старт алды. Документларны 25 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин. Ә эчке имтиханнар тапшырырга кирәк булган белгечлекләргә керергә теләүчеләр 15 июльгә кадәр үк документларын тапшырып өлгерергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
-
Казанда «Моабит дәфтәрләре» музыкаль-шигъри перформансын оештыралар
22 июньдә «Черек күл» паркында «Моабит дәфтәрләре»музыкаль-шигъри перформансы үтәчәк.
-
Милли проект кысаларында Татарстан мәктәпләренә 139 ноутбук бирәчәкәр
«Балаларга иң яхшысы» милли проекты кысаларында Татарстан мәктәпләренә «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» (ОБЗР) кабинетларына 139 ноутбук бирәчәкләр.
-
Татарстан югары уку йортларында гариза кабул итү кампаниясе башланды
Бүген Татарстан югары уку йортларында укырга керү өчен документлар кабул ителә башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.