Казанда «Моабит дәфтәрләре» музыкаль-шигъри перформансын оештыралар
22 июньдә «Черек күл» паркында «Моабит дәфтәрләре»музыкаль-шигъри перформансы үтәчәк.
Шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил шигырьләрен драма сәнгате аша Казан театрлары актерлары, биюче-перформерлар, Yummy Music Band вокалистлары һәм музыкантлары тәкъдим итәчәк.
Музыкаль-шигъри перформанста түбәндәге актерлар катнаша: Кариев театрынан Алсу Шакирова һәм Булат Гатауллин, Г.Камала театрыннан Ришат Әхмәдуллин, Болактагы Яшьләр театрыннан Виолетта Ченина, театр һәм кино актрисасы Алия Фәхретдинова. Тамашага шулай ук «Апуш» балалар театр студиясе дә җәлеп ителәчәк.
Тамаша ачык һавада барачак. Режиссеры – Артур Әмиров.
Композицияләрне Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе җырчысы Элина Сафина һәм Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты Динар Шәрәфетдинов башкарачак. Хореографик номерларны перформерлар һәм хореографлар Лия Гисметуллова, Екатерина Дьякова һәм Олег Мельников тәкъдим итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар