Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабул итү компаниясе старт алды

20 июнь көнне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2025 елга кабул итү кампаниясе старт алды. Документларны 25 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин. Ә эчке имтиханнар тапшырырга кирәк булган белгечлекләргә керергә теләүчеләр 15 июльгә кадәр үк документларын тапшырып өлгерергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белдерүенчә, быел барлыгы  1339 студент кабул итәчәкләр, бюджет урыннар саны – 567.

Бүген институтта укучы студентларның өчтән берен чит илдән килгән балалар тәшкил итә. Ләкин быел алар өчен бүлеп бирелгән урыннар саны кимегән. Былтыр чит илдән 446 кеше кабул ителсә, быел аларның саны 260 булыр дип көтелә. Моның сәбәбе – приоритетны үзебезнең ил балаларына бирүдә.

Документларны 4 ысул ярдәмендә биреп була:

- Госуслуги порталындагы “Супер-сервис” аша онлайн рәвештә 

- КФУның электрон мәгълүмати системасы аша 

- Почта аша 

- Югары уку йортына шәхсән килеп.

Сүз уңаеннан, соңгы ысулны кулланырга киңәш итә белгечләр. Абитуриентларның югары уку йортына керү үзенчәлекләре турында мәгълүматы юк, ә шәхсән мөрәҗәгать иткән очракта, белгечләргә теләсә кайсы сорауны бирергә була.

КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов татар телле мохиттә тәрбияләнгән балаларга югары белем алу өчен күп мөмкинлекләр, Россиядә аналоглары булмаган программалар турында сөйләде. 

– Максатчан программа нигезендә укытучылар әзерләү программасының өстенлекләре бәхәссез. Аена 15 мең стипендия алып укырга була, белем алуның бар чыгымын республика күтәрә. Дипломлы белгеч  килешү төзелгән белем йортында биш ел эшләргә тиеш.  

Автор фотосы

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ