Милли проект кысаларында Татарстан мәктәпләренә 139 ноутбук бирәчәкәр
«Балаларга иң яхшысы» милли проекты кысаларында Татарстан мәктәпләренә «Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау» (ОБЗР) кабинетларына 139 ноутбук бирәчәкләр.
Техниканы сатып алуга 9 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Тендер турындагы мәгълүмат ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты порталында урнаштырылган. Заказ бирүче – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Ноутбуклар республиканың 28 шәһәре һәм районы мәгариф учреждениеләренә тапшырылачак. Техниканы китерү, контрактка кул куелганнан соң, ике ай эчендә төгәлләнергә тиеш.
Фото: freepik.com
Комментарийлар