Күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән
2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән. 500әр млн сум су белән тәэмин итүгә һәм юллар төзүгә юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.
Тукай районының Әҗмәкәй авылындагы «Подсолнухи» һәм «Рябинка» микрорайоннарында һәм Биклән авылында, Яшел Үзәндәге Шатлык, Гаилә, Юбилей һәм башка урамнарда, Лаеш шәһәренең Сәйдәшев-Юбилей микрорайонында, Биектау районының Каймар авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү планлаштырыла. Объектлар төзелешенең заказ бирүчесе һәм төзүчесе – «Заманча энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык коммуникацияләре» дәүләт бюджет учреждениясе.
Тукай районының Әҗмәкәй авылындагы «Подсолнухи» микрорайонында, Яшел Үзәннең Шатлык, Гаилә һәм Юбилей урамнарында, Биектау районы Каймар авылы һәм Дачный авыл җирлегендә, Түбән Кама районы Борок авылында, Казанның Совет районыны Колсәет торак массивында вак таш-ком катнашмасыннан юллар төзү каралган. Эшләрнең заказ бирүчесе һәм төзүчесе – «Татарстан Республикасы Баш төзелеш идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесе.
Фото: ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы
Комментарийлар