15 май 2025 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Илнар Гарифуллин: «Милли батырларны күтәрик!»
Бөек Җиңү илебез тарихында канлы күз яшьләре аралаш шатлану буларак теркәлеп калган. Шактый афәтләр күргән Россия халкын ХХ гасыр афәте бер йодрыкка туплады... Тылдагылар да сынатмады. Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап, фронт өчен тырышты. Китапларда, спектакль, фильмнарда, җыр һәм картиналарда гына теркәлеп калган бу вакыйгалар сулышы бүгенге заманда да үзен сиздереп тора әле. 80 ел узып киткән булса да, сугыш каһарманнары, яу кырында башын салган кыю солдатлар тиешле игътибарын сабыр гына көтә. Тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт энергетика университеты мөгаллиме Илнар Гарифуллин белән әнә шул хакта сөйләшәбез.
-
«Алтын каләм» 29 нчы тапкыр
«Алтын каләм» фестивале быел 29 нчы тапкыр уза.
-
Укытучылар «Мөһим сөйләшүләр» премиясе номинациясендә катнаша ала
Укытучылар 19 майга кадәр «Мөһим сөйләшүләр» Бөтенроссия премиясенең «Мөһим әңгәмә корып» номинациясенә гариза бирә ала.
-
«Хәтер яктысы» бәйгесе нәтиҗәләре. Фоторепортаж
Бүген Муса Җәлил музей-фатирында «Хәтер яктысы» бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантасы узды.
-
Җиңүчеләрне музейга чакырдык
Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан «Гаилә һәм мәктәп» журналы укучылары арасында «Хәтер яктысы» бәйгесен игълан иткән иде. Иҗат эшен яраткан балалардан һәм аларның мөгаллимнәреннән, тәрбиячеләреннән 124 эш (рәсемнәр һәм язмалар) кабул ителде.
-
KazanForumда «Юниорлар лигасы» яшь пешекчеләр турниры старт алды
«Россия – Ислам иле: KazanForum»да 25 яшькә кадәрге Россиянең яшь пешекчеләр өчен «Юниорлар лигасы» бәйгесе башланды. Яшь белгечләр төрле төбәкләрдән, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килде.